Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Шәмәктән Моисеевлар гаиләсе кышка яңа өйгә керергә хыялланалар

Районда берничә ел дәвамында торак программалары уңышлы тормышка ашырыла.

Соңгы биш елда социаль ипотека программасы буенча 12 йорт төзелгән, 243 тәтешле яңа фатирларга урнашкан. Алар арасында Бөек Ватан сугышында катнашучылар, ишле һәм яшь гаиләләр, бюджет сферасында эшләүчеләр бар. Узган ел берьюлы 11 ятим бала Көньяк урамындагы 22нче йортта (рәсемдә) тораклы булды. ТР Премь­ер-министры Илдар Халиков кулыннан ачкычлар алганда аларның кайберләре бәхетле елмаеп, ә кемнәрдер шатлыклы күз яшьләре аралаш үзләрен кайгыртканнары өчен республика Хөкүмәтенә ихлас рәхмәтләрен әйттеләр.
Яңа елны - яңа өйдә
Зур матур йорт Олы Шәмәкне бизәп тора.
Яшь­ләр өчен торак төзелеше программасына гариза биргән Оксана һәм Валерий Моисеевларның быел хыяллары чынга ашкан. Гыйнварда күчкән 1 миллион 33 мең сумга стеналар торгызганнар, язын йортның алгы ягын "агач төсендәге" блокхаус белән тышлаганнар, кояш яктысында өй түбәсе ялтырап тора.
Яшьләр киң колач белән коралар: ике катлы йортта барсының да үз бүлмәсе булачак. Сигез яшьлек уллары Илья үз бүлмәсендә нәрсәләр булачагы турында хыяллана. "Анда телевизор, дәрес әзерләр өчен өстәл, диван булачак", - дип санап чыкты мәктәп укучысы.
- "Ә компьютер?" - дип сорыйбыз.
- "Әй, сәпидтә җилдерүе, футбол уйнавы, елгага баруы күпкә яхшырак", - дип җавап бирде ул.
Олылар исә кунак, өч йокы бүлмәсе планлаштыралар, гаиләдә кыз да үсә бит әле, аңа әле бер яшь тә тулмаган.
Алынган акчалар инде тотылган, бүлмәләрдә бизәкләү эшләре бара, электр үткәрелгән. "Газ кертергә шактый акча таләп ителә", - ди Валерий. Ә хуҗабикә өчен өйгә су кертү рәхәтлек булачак. Авылда быел "Чиста су" республика программасы буенча эшләр алып барыла. Мәшәкатьләр җитәрлек, әмма Моисеевлар кыенлыклардан курыкмыйлар. Гаилә башлыгы фермада эшли, дөресен әйткәндә, аның хезмәт хакы зур түгел, ә хатыны әлегә бала белән өйдә утыра. Әмма җыярга-­юарга, гаиләне ашатыр­га һәм 20 сутый бакчаны эшкәртергә кирәк. Зур хуҗалык та бертуктаусыз игътибар таләп итә - дуңгызлар, тавыклар, куяннар, аларны һәрберсе карап-тәрбияли, хәтта Илья да булдыра алганча үз өлешен кертә. Тапшырылган продукция акчасына да үзләренең яңа ояларын төзекләндерүне дәвам итәргә ниятлиләр. "Көзгә Сашаны балалар бакчасына бирәбез, - ди Оксана, - үзем дә эшкә чыгам". Һәм, әлбәттә инде, кышка яңа өйгә күчәргә хыялланалар. "Моның өчен мәчебез дә бар инде", - диде әңгәмә барышында Илья.
Яшьләрнең тормышка өмет белән каравы авылда киләчәккә ышаныч уята. "Бу якларның табигате искиткеч матур, һавасы чиста, кешеләре әйбәт. Яшьләр өчен шартлар тудырыла: мәдәният йорты төзеделәр, балалар бакчасын мәктәп бинасына күчерделәр, күптән түгел ул капиталь ремонтланды. Шунысы аяныч, лаеклы хезмәт хакы булган эш табуы гына читен, әмма куллар һәм сәламәтлек булганда, безнең барсы да яхшы булачак", - дип уртаклаштылар ирле-хатынлы Моисеевлар.
Белешмә: Соңгы биш елда сиксән биш гаилә туган җирендә өй туйларын бәйрәм итте. Алар шәһәргә китмиләр, ә тамырлары шуннан булган урында хезмәт куялар, балалар тәрбиялиләр һәм, әлбәттә инде, авылларының чәчәк атуын телиләр.
Быел Тәтештә социаль ипотека программасы буенча Көньяк урамында тагын унике фатирлы ике йорт төзелеше бара, аны агымдагы елның октябрендә тапшыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев