Олы Тархан җирлеге отчет җыенында халык күп булды
367
0
0

Олы Тархан җирлегенә кергән ике авылда һәм ике поселоктагы 521 йортта 1340 кеше яши.
Күпчелеген татарлар тәшкил итә, руслар - 10, чуашлар - 8, калган башка милләтләр - 20. Пенсия яшендәгеләр 486, һәм өстәвенә шуларның 106сының инвалидлыгы бар. Яу кырларында башларын салган һәм тыныч вакытта вафат булган Бөек Ватан сугышында катнашучыларга хөрмәт күрсәтеп, җирлек башлыгы Миңзифа Сәгыйтова бүгенге көндә исән булган Мансур Койрыков, Фатыйх Мохтаров һәм Шәүкәт Ахтаповларның исемнәрен телгә алды.
Узган ел җирлектә ике пар никахлашкан, һәм алар туган җирләрендә яшәп калганнар. Авылларда 9 бала туган. Шунысы борчулы, ел саен тарханлылар 20-25 кешегә кимиләр, һәм 2015 ел да искәрмә түгел: 32 кеше бакыйлыкка күчкән. Әмма шулай да авылның киләчәге бар, чөнки мәктәпкәчә яшьтәге 50 бала үсеп килә. "Колобок" балалар бакчасында 26 нәни тәрбияләнә. Мәктәп тормышы кайнап тора. Педагоглар һәм укучылар үз казанышлары белән сөендерәләр, җирле участок хастаханәсе медицина хезмәткәрләренең танылуы һәм хөрмәтләнүе какшамас, янгын посты ут сүндерүчеләренең осталыклары, "Татарстан" ҖЧҖның хуҗалык итә белүе авыл халкында ышаныч уята. Минераль су тутыру заводы эш урыннары вәгъдә итә. Эшләргә теләүчеләр өчен мөмкинлекләр күп, ди Миңзифа Хәбир кызы. Куяннар, тавыклар, каз-үрдәкләр үрчетергә була, чөнки иткә, йомыркага һәрвакыт сорау бар. Чәчтараш һәм массаж ясау хезмәтләре дә кирәк. Сәүдә нокталарын санап (Түбән Тарханда - 1, Олы Тарханда - хәтта 8), җирлек башлыгы киштәләрдәге товарлар кебек, кибет тирәләре дә күзләрне сөендерерлек булсын иде дигән теләген белдерде.
Эшкуарлар хәйриячелеккә һәм игелекле эшләргә юмартлар, шуңа да төзекләндерүдә һәм "Иң матур кибет" исеме өчен конкурста теләп катнашырлар диясе килә.
Урамнарда яктырткычларның җитәрлек булмавына зарланулар һәм шикаятьләр редакциягә дә килеп җитте. Хәл түбәндәгечә: җирлекләрдә алар 75, 60ы - Олы Тарханда. Тагын 64е авыл аша узучы олы юлны яктырта. Барлыгы: 124. Әгәр финанс мөмкинлекләре булса - һәр йорт яны яктыртылыр иде, әмма бу хакта, элеккечә, хуҗалар үзләре кайгырта алалар.
Тархан юллары - "сакаллы" проблема. Аларның гомуми озынлыгы - 22038 метр. Бары 5200 метры каты өслекле (Олы Тарханда - 4050, Түбән Тарханда 1150 метр). Үзара салым акчасына җәен Ленин һәм Чернышевский урамнары юлына (380 метр) вак таш җәелгән. 187 кешенең үзара салым программасында катнашырга теләмәве нәтиҗәсендә, җирлек 280 мең 500 сум югалткан, образлы итеп әйтсәк, бу төзекләндерелгән 200 метр юл булыр иде.
"Идеяләр бердәмлеге һәм гамәлләр - иҗади хезмәтнең көче шунда", - дип чыгышын тәмамлады җирлек башлыгы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
16 гыйнвар 2021 - 16:01Шакировлар: “Әле генә өйләнешкән кебек” Кече Әтрәчтә яшәүче Дания һәм Шәүкәт Шакировлар (рәсемдә) 50 ел бергә гомер кичерә.2300
-
16 гыйнвар 2021 - 14:10Республикада киләсе атнадан ковидтан прививкага онлайн язылып булачак Вакцинациягә интернет аша гына түгел, ә поликлиникага шалтыратып та язылып булачак3600
-
16 гыйнвар 2021 - 12:26Пенсия законында нинди үзгәрешләр булды Тәтеш районындагы эшләмәүче 6148 пенсионерның иминият пенсиясе 6,3 %-ка индексацияләнде.3600
-
16 гыйнвар 2021 - 10:16Районыбызда кул эшләренә оста кешеләр яши "Сөендектәге "Хуҗабикә" оста куллар берләшмәсенә йөрүчеләр яңа ел ялларында менә шундый матур әйберләр бәйләде.4600
-
16 гыйнвар 2021 - 08:02Галина Ермакова призлар уйнатканда термопотка ия булды Яңа ел якынлашканда редакциябездә призлар уйнатылды.4500
-
15 гыйнвар 2021 - 20:06Республикада коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз үлгән Республикада 1936, 1939,1955 һәм 1968 елда туган хатын-кызлар Covid-19 корбаны булган.8100
-
15 гыйнвар 2021 - 18:20Тәтештә юл-транспорт һәлакәте булган Юлларда сак булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз6200
-
15 гыйнвар 2021 - 16:14Республикада тагын 96 кеше коронавирус йоктырган Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.7000
-
15 гыйнвар 2021 - 14:09Рөстәм Сабиров: “Шатланып эшкә барам һәм сөенеп өйгә кайтам” Рөстәм Сабиров җитәкчелегендәге “Содружество” авыл хуҗалыгы предприятиесе авыл хуҗалыгы производствосы темпларын ел саен арттыра бара.9000
-
15 гыйнвар 2021 - 11:47Тәтешле Тәтеш муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде Хезмәтләрен хөрмәтләп8000
-
15 гыйнвар 2021 - 10:05Татарстаннар кошлар өчен җимлекләр бәйгесендә катнаша ала Жюри ай саен бер эшне сайлап ала, бәйге җиңүчесе шул кешеләр арасыннан билгеләнә.8200
-
15 гыйнвар 2021 - 07:58Олы Тархан авылыннан Гөлсем Хәлиуллова приз уйнатканда одеял отты Яңа ел якынлашканда редакциябездә призлар уйнатылды.8600
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
16 гыйнвар 2021 - 06:06Роструд февраль аенда озын ял көннәре турында искә төшердеБәйрәмнәр алдыннан россиялеләрне 15-20 февраль көннәрендә алты көнлек эш атнасы көтә.5400
-
1 гыйнвар 2021 - 10:0895200
-
3 гыйнвар 2021 - 19:06Республикада болытлы һава торышы саклана, кар явачак Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.53300
© 2011 - 2021. Тетюшские зори. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
сетевое издание
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+