Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Онытырга мөмкин түгел

Безнең авылны да уратып узмады, Кара кайгы - сугыш кайгысы. Халкыбызның ак бәхетен урлап, Канлы кулын сузды, кайсысы? Басу капкасыннан ирләрне озатканда, Үксеп елаштылар аналар. Биштәр асып яуга чыгып китте, Мыек та чыкмаган малайлар. Ирләреннән "чаксыз" аерылдылар Яңа тормыш корган аналар. Ятим калды әле туарга да Өлгермәгән нәни сабыйлар. Моңсуланды...

Безнең авылны да уратып узмады,
Кара кайгы - сугыш кайгысы.
Халкыбызның ак бәхетен урлап,
Канлы кулын сузды, кайсысы?

Басу капкасыннан ирләрне озатканда,
Үксеп елаштылар аналар.
Биштәр асып яуга чыгып китте,
Мыек та чыкмаган малайлар.

Ирләреннән "чаксыз" аерылдылар
Яңа тормыш корган аналар.
Ятим калды әле туарга да
Өлгермәгән нәни сабыйлар.

Моңсуланды авыл, өйләр нәүмиз,
Бар матурлык сүнде, югалды.
Әрнеп сулкылдаган йөрәкләргә,
Кара кайгы, сагыш уралды.

Ирләренә тугрылыгын саклап,
Яшәделәр ялгыз аналар.
Сабый чакта әти назы күрми,
Ятим үсте бик күп балалар.

Салкын ызба, бозлы тәрәзәләр,
Тәрәзәдә сабый күзләре.
Күпме тилмерешеп көтсәләр дә,
Кайтмадылар шул... әтиләре.

Тол хатыннар, яшүсмерләр, кызлар
Яллар белми хезмәт иттеләр.
Окоп казыдылар, таш юллар салдылар,
Себер китеп урман кистеләр.

Бозлы балчыкларны ера-ера
Тарттылар "уфалла арбасын".
Иле өчен, газиз халкы өчен
Татыдылар тормыш нужасын.

Басу капкаларын ача-яба,
Җилләр генә каерып туздырды.
Тол ятимнәр олы юлга карап,
Ирен, улын көтеп уздырды...

Авыр юллар үтеп, утлар-сулар кичеп,
Дошманнарны илдән кудылар.
Батырларның данлы исеме кайтты,
Ә күпләре... Яу кырында ятып калдылар.

Мәңгелек дан сезгә ветераннар!
Мәңгелек дан кайтмый калганнар!
Мәңгелек дан сезгә бар солдатлар!
Тыныч булсын илләр, дөньялар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев