Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Онытылмас студент еллары

    Дүшәмбе көнне рос­сиялеләр Татьяна көнен билгеләп үтә – бу студент елларындагы күңелле, хыялый вакытларны искә алу өчен матур сәбәп.

    (Тәтеш, 22 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Без тәтешлеләрдән һө­нәр алуга юллама биргән уку еллары турындагы хатирәләрен уртаклашуларын үтендек.

    Регина Кильганова, Олы Шәмәк табиб амбулаториясе мөдире: “Университеттагы студент елларын, безгә тирән белем бирергә тырышкан укытучыларны хөрмәт белән искә алам. Уку мине күп нәрсәләргә өйрәтте, иң мөһиме – үземне шәхес буларак аңлау хисләре барлыкка килде. Чөнки нәкъ тә студентлык олы тормышка беренче баскыч булып тора. Барлык алты ел да матур вакыйгалар белән тулыланып, күңелле үтте”.

    Гөлназ Котдусова, Байраш мәктәбе ­директоры: “Мин педагогия инс­ти­тутында табигый-геог­рафик факультетта укыдым. Һөнәрне максатчан рәвештә сайладым: әни һәм өч апам педагоглар иде. Уку бик кызыклы булды. Идел ярында практика узу күңелдә уелып калды, анда геологик чыгып торган ярларны өйрәндек: мондый иркенлекне һәм гаҗәеп гүзәллекне минем әле күргәнем булмады. Без палаткаларда яшәдек, дусларча сөйләшеп, учак янында җырлашып утыруларны онытырлык түгел, әлбәттә. Студентлык еллары миңа олы мәхәббәт бүләк итте, мин институттагы иң яхшы егет – Әнвәр Котдусовка кияүгә чыктым. Ул чакта студентлар туйлары күп  булды. Төркемдәшләр белән әлегә кадәр дуслыгыбыз нык, һәр биш ел саен очрашулар оештырабыз, социаль челтәрләрдә язышабыз, зур гаиләдәй, борчуларны һәм шатлыкларны бүлешәбез, язмыш миңа онытылмас студент еллары бүләк иткәненә бик шатмын”.

    Николай ­Кудряшов, районның авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече: “Армия­дә хезмәт итеп кайт­каннан соң, безнең тех­никум­ның агроно­мия бү­легенә ­укыр­га кер­дем, агроном һө­­нә­ре бик кирәкле иде. Дә­ресләргә җитди карадым, тәҗрибәле педагог­лар белем бирделәр һәм бездән биремнәрне катгый рәвештә сорадылар. Мин төркемдә старос­та булдым, бердәм, тату коллектив оештыра алдык, иҗади, патриотик, спорт  чараларында актив катнаштык. Безнең “Нива” исемле студентлар отряды бар иде, без 10 ашлык җыю комбайнында эшләдек, мул уңышны бөтен җа­ваплылык белән җыеп алдык һәм югары нәти­җәләргә ирештек. Казанда, Татарстаннан гына түгел, шулай ук башка төбәкләрдән дә килгән делегатлар катнашында узган зур форумда булу, республиканың студентлар отрядлары арасында призлы урын алган өчен безгә күчмә Кызыл Байрак ­тапшырулары тирән тәэсирләр калдырды. Икенче елны тәтеш­ле­ләр тагын үз осталыкларын рас­ладылар һәм бу байрак без­нең районда, техникум музеенда калды”.

    Тәтешнең авыл хуҗа­лыгы техникумында көн­дезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә 442 кеше ­белем ала; 
    Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятендә – 566 кеше.   

    фото: pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: