Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Осталык белән расланды

    Игенчеләр чәчү эшләрен тәмамлап киләләр.

    13 май иртәсенә районда бөртекле сабан культуралары һәм бөртекле-кузаклылар мәйданнарының 96 проценты чәчелгән иде. "Маяк", "Агросоюз", "Волга", "Авангард", "Заһидуллин" КФХ, "Казаков" КФХ чәчүне беренчеләрдән булып төгәлләделәр. Мәйданнары 200 гектардан ким булган 12 КФХ да чәчүгә нокта куйды. "Новый путь", "Яңа юл", "Новая заря", "Парадиз" хуҗалыклары бөртеклеләрне чәчеп бетерү ал­дында.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча районда чәчү пландагы мәйданнарның 89 процентында башкарылган. Үсемлекләрне чүп үләннәреннән, корткычлардан һәм авырулардан саклау эшенә дә керешкәннәр.

    Игенчеләр шикәр чөгендере, яшел азыкка кукуруз чәчәләр. Район язгы кыр эшләрен оештыру һәм шуның нәтиҗәләре буенча ТРда элеккечә иң яхшы биш­лектә бара.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: