Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Остазлар белән бер “мичәүдә”

Район кырларының уңдырышын күтәрүдә "Тетюшиагрохимсервис" ААҖ шоферы Марсель Исмәгыйлевнең дә өлеше бар.

Аңа 42 яшь, шуның яртысын ул авыл халкына агрохимик хезмәт күрсәтү - әче туфракларны известьлау, кырларга черемә кертү, чәчүлекләрне чүп үләннәреннән, корткычлардан һәм авырулардан саклау оешмасында эшләү­гә багышлаган. Хезмәт юлын башлаганда аңа шоферлары еш алышынып торган карьер КамАЗында эшләргә туры килгән. Хуҗа кулы тимәгән техника аның нервларын нык какшата, әмма ул сынатмый, түзә. Тырыш, күпне белергә омтылучы егет тиз арада коллективта үз кешегә әйләнә, производствода беренче уңышларга ирешә. Әгәр машинасы ватылса, ул аны төне буе ремонтлаган һәм иртән рейска чыккан. Тырыш егеткә тәҗрибәле шоферлар Николай Мустафеев (ул механик дәрәҗәсенә күтәрелә), Владимир Еремеев, Сергей Вишняковлар ярдәм кулы сузганнар. Алар әле бүген дә биредә эшлиләр. Сигез елдан соң теге Кам­АЗны списать итәләр һәм аңа, тәҗрибәле шоферлар кулында булган, зур йөк күтәрүчәнлекле яңарак машина бирәләр.

Шул ук елны өй туе үткәрә, аңарчы гаиләсе белән фатирда яшәгән була. Предприятие администрациясе Марсельнең тырышлыгын, производстводагы уңышларын югары бәяли, аңа Тәтештә щитовой йорт сатып ала.

Ә дүрт елдан яңа КамАЗга утыра. Һәм хәзер дә, вакыт белән хисап­лашмыйча, хәтта ял көннәрендә дә эшли.

- Тормыш безнең хезмәтләрнең кирәкле булуын күрсәтә һәм заказлар да арта бара, ә бу, шоферлар өчен дә отышлы, - ди Марсель.

Нурлат егетенең (ул шушы районның Яңа Әлмәт авылыннан) Тәтеш җирләренең уңдырышы турында борчылуы нигезле. Чөнки аның тамырлары хәзер биредә - хатыны Гүзәлия татар мәктәбендә укыта, ә балалары Ленар белән Сиринә Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев