Өстәмә тукландырмыйча яхшы уңыш алып булмый
Көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән өстәмә тукландыру – Тәтеш аграрийларының бүгенге көндә беренче чираттагы эше.
(Тәтеш, 22 апрель, “Тәтеш таңнары”).
Район буенча көзге культуралар 4100 гектар, бу планга карата 24 процент тәшкил итә, һәм 3412 гектар күпьеллык үләннәр өстәмә тукландырылган. 2444 тонна орлык материалы инкрустацияләнгән.
– Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә көзге чәчү төрле ашламалар кертеп башкарылды, 7590,6 тонна кулланылды, – дип аңлатма бирә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев. – Ашламалар белән өстәмә тукландыру авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлыгын арттыруга йогынты ясый, кыш чыкканнан соң зәгыйфьләнгән үсемлекләр азот тукланышы булмагач һәлак булырга мөмкиннәр. Шуңа күрә азотны тармаклануны көчәйтү һәм үрентеләр исәбен арттыру өчен дымлы туфракка кертергә кирәк. Тукландырмасаң уңыш яхшы булмаячак. Район буенча әлегә бер гектарга уртача 108,74 килограмм тәэсир итүчән матдә әзерләнелде, бу күрсәткечне 140 килограммга кадәр җиткерү бурычы тора. Бу юнәлештә эшләр дәвам итә, республика бюджетыннан ашламалар сатып алуга бирелә торган субсидияләр аграрийларга сизелерлек ярдәм булып тора. Чәчүлек мәйданына 40 килограмм тәэсир итүчән матдә булган хуҗалыклар гектарына 450 сум күләмендә субсидия алачак, финанс ярдәме тагын 5 килограммнан артык тәэсир итүчән матдәдә минераль ашлама сатып алуга юнәлтеләчәк. Әлеге субсидиядән безнең районда 30га якын авыл хуҗалыгы предприятиесе файдалана алачак. Сатып алынган ашламаларны агымдагы елгы авыл хуҗалыгы культураларына кертергә кирәк.
Ашламалар туплау буенча алдынгылар белән беррәттән районда артта калучылар да бар: бер гектар чәчү җиренә “Волга”да – 87,8 килограмм тәэсир итүчән матдә һәм “Ш. И. Хөсәенов”та – 60 килограмм тәэсир итүчән матдә. Аларның җитәкчеләренә, мондый күрсәткеч белән басулар яхшы уңыш бирерме икән дип, уйланырга кирәк.
Авиацияне җәлеп итү – ашлама кертүнең нәтиҗәле ысулы, аңардан “Колос”, “Бакырчы” һәм “Р. Г. Сафиуллова”, “Родина”, “Новая Заря” авыл хуҗалыгы предприятиеләре файдаланды.
Районның кайбер хуҗалыкларында игеннәрне 10 җир өсте техникасын кулланып өстәмә тукландыралар.
Тәтеш районы минераль ашламалар туплау буенча республикада беренче урынны били.
(21 апрель мәгълүматлары буенча)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев