Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Отышлы һәм өметле эш

    Фермер Таһир Кәримов сөт җитештерү белән уңышлы шөгыльләнә. Үзе шәһәр кешесе булса да, аның тамырлары Олы Тарханда. 1995 елда нә­сел-ыруы яшәгән җиргә кайтырга карар кылалар: Таһир хатыны Равия һәм өч баласы белән, барсын да сатып, Ульяннан китә. Йорт сатып алалар, кибет ачып, көндәлек кирәк-яраклар белән сәү­дә итәләр.

    Әмма гаилә башлыгын бу гына канәгатьләндерми, авылда яшисең икән, димәк, нәрсәдер җитештерергә кирәк дип саный ул. "Хуҗалык итү, бәлки, бабам Закиров Абдулладан киләдер. Ул тегермән тоткан, бик күп йорт терлекләре асраган. Сезонында көнгә 25 башка кадәр сарык суйган", - дип сөйли Таһир.

    Район эшмәкәрләр җыелышы гаилә фермасы булдыруга этәргеч биргән, анда район башлыгы Валерий Чершинцев чакырылган актив кешеләргә авыл товар җитештерүе белән шөгыльләнергә киңәш иткән һәм булышырга вәгъдә биргән. Шул сүзләргә ышанып, яңа гына эшли башлаган фермер оттырмаган, грант алган, кредит рәсмиләштергән, шул средствога авыл хуҗалыгы техникасы һәм терлек азыгы булдырган.

    Хәзер "Кәримов" КФХда 50 сыер бар, алар тәүлегенә 10ар литр сөт бирәләр. Алган продукцияне ул сөт җыючыга тапшыра. Озакламый савым артачак, чөнки 20 сыер әле ташлаткан, тагын 20 баш яшь терлек алырга планлаштыра. Ул моны отышлы дип саный. Гаилә фермасы ачып, Таһир Әкрам улы өч эш урыны булдырган. Биредә ирле-хатынлы Захаровлар эшлиләр: Сергей - терлекче, ә Рушания, элек Ульян өлкәсенә йөреп эшләгән, хәзер туган авылында сыерлар сава. Алар эш шартларыннан да, хезмәткә түләүдән дә канәгать. Каравылчы Сәгыйть Әүхәдиев милек сагында тора, аңа дүрт аяклы дусты Кавказ овчаркасы булыша.


    "Яңа ферма төзергә, савым көтүен 100 башка җиткерергә планлаштырам, акрынлап төзелеш материаллары ала башладым. 40 гектар җир рәсмиләштерү стадиясендә. Кошчылык фермасы булдыру турында хыялланам, моның өчен бина бар, - ди зур ышаныч белән Таһир. - Бернәрсә дә җиңел генә бирелми, бик тырыш һәм үҗәт булырга, куйган максатыңа ирешә белергә кирәк".

    Балалары да әти-­әни­ләре юлын сайлаганнар - эшкуарлар: улларының берсе сәүдә белән шөгыльләнә, ә икенчесенең үз крестьян-фермерлык хуҗалыгы бар, әлегә биш танадан гына башлаган. Арттыру турында уй­лана.

    "Үз авылымны бернинди төбәккә дә алыштыр­мыйм, миңа биредә ошый: кешеләре дә яхшы, табигате дә матур, киләчәге дә бар. Эшләргә теләгән кешегә тагын нәрсә кирәк? Гаиләбездә һәркем бер-беребезне алыштыра ала, без - бербөтен һәм тормышта үз урыныбызны табуыбызга шатланабыз", - диләр ирле-хатынлы Кәримовлар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: