Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Өй туйлары гөрләр

    Шәһәребезнең Көньяк микрорайонында 18 фатирлы йорт төзелеп ята.

    Бу социаль ипотека программасы нәтиҗәсендә тормышка ашырыла, аның инвесторы - ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды. Әлеге объектта катнашучыларның 45 проценты - бюджет оешмалары һәм учреждениеләрендә эшләүчеләр, 45 проценты - дәүләт торак фондына түләүләр кертүче оешмалар һәм 10 проценты - ташламалы категорияле гражданнар.

    Моның коммерцияле торактан аермасы шунда - бер квадрат метрның ташламалы бәясе. Тагын бер өстенлеге бар, банкларның һәм Хөкүмәтнең өстәмә гарантиясе.

    Объектның подрядчысы "Строительные технологии" ҖЧҖ. Электр ("Сетевая компания" ААҖ) һәм газ белән тәэмин итү дә ("Газпром трансгаз Казань" ҖЧҖ) инвестиция программасына керә.

    Төзелештә ике бригада хезмәт куя һәм аларның һәркайсы үз эше белән мәшгуль. Хәзер стеналарны өю һәм өченче кат бүлемен эшләү бара.
    "Билгеләнгән вакытка сыешырга уйлыйбыз. Ике атнада стенаны өеп чыгачакбыз, шуннан соң түбә ябуга керешәчәкбез. Аның өчен кирәкле такталар инде төзелеш мәйданчыгында ята, ә калайны һәм профнастилны бу атнада китерәчәкләр. Шунысы әһәмиятле, - диде прораб Геннадий Сайкин, - безгә кирәкле бөтен төзелеш техникасы бар".

    Берара булып торган көчле салкыннар эшне азрак тоткарласа да, кулдан ычкындырылганны куып җитү өчен, хәзер бригада ял көннәрсез эшли.
    "План буенча йорт июльдә файдалануга әзер булырга тиеш, - диде прораб, - һәм ул яңа хуҗаларын кабул итәр дип уйлыйм, ә безгә килгәндә - бөтен көчебезне куячакбыз. Мондый бурычны үтәргә хәлебездән килә". Шуны әйтеп үтәм, "Строительные технологии" ҖЧҖ эшчеләре Урюмда суүткәргеч салганнар, ә шәһәрдә үзәк буаны төзекләндерү белән мәшгульләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: