Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Озак көтәргә калмады

    "Башаккай" балалар бакчасына йөрүче нәниләрнең әти-әниләре исеменнән Светлана Панова редакциягә мөрәҗәгать итте. "Без бөтен уңайлыклары булган яңа балалар бакчасы бинасына бик шат һәм сабыйларыбыз да бирегә теләп киләләр. Саф һавада йөреп керү өчен ишегалдына искиткеч матур мәйданчык ясап куйдылар, өстәвенә тирә-як шау чәчәктә. Әмма җәй җиткәч ул тузан җыю урынына...

    Хәбәрчеләребез эш көне башланыр алдыннан бакча янында булдылар. Машина белән килгән ата-аналар - берни түгел әле, ә менә йөк төягән КамАЗлар йөри башлагач, түз генә.
    Без ике баласын ияртеп килүче хатын янында тукталдык. "Сез соңрак, машиналар күпләп йөри башлагач килегез, әле бүген җил дә алай көчле түгел. Балаларның киемнәре комнан түгел, ә тузаннан пычрап кайта. Анда чыгып йөрүнең ни файдасы бар?"
    Бакча мөдире Наталья Костягина: "Сүз дә юк, балаларның сәламәтлекләре өчен борчылабыз, аларга экология хакында сөйлибез, үзебез шундый шартларда яшибез. Быел юлны асфальтларга вәгъдә иткәннәр иде, инде җәй узып бара, эшкә керешкәннәре юк әле".
    Райбашкарма комитеты җи­тәкчесе Аркадий Семенычев редакциягә хәбәр иткәнчә, бакча янындагы юлны асфальтлау шушы көннәрдә башланачак. 30 августка төзелеп бетәчәк. Озак көтәргә калмады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: