Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Патриотлар тәрбиялибез

    "Яңа гасыр" мәдәни-күңел ачу үзәгендә хокук бозуларны профилактикалау буенча мәктәп балалары һәм студентлар "Форпост" отрядлары хезмәткәрләренең район слеты булды.

    Анда райбашкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Руслан Полозов, коммунистлар партиясенең "Россия коммунистлары" җирле бүлекчәсе секретаре, Тәтеш районында хокук саклау хәрәкәтенә нигез салучы Олег Евсеев һәм "Форпост" территориаль үзәге директоры Анна Мещерякова катнашты.

    Олег Николаевич җыелучыларга Тәтештә яшьләр хәрәкәтенең ничек барлыкка килүе турында сөйләде: "2005 елда, республикада яшьләр хокук саклау хәрәкәте булдыру идеясе тәкъдим ителде. Бу узган гасырның 90нчы елларында республикада үсмерләр арасында җинаятьчелекнең таралуына бәйле булды. Шуңа да җинаятьчелеккә каршы югарыдан гына түгел, түбәннән торып та көрәшергә карар кылынды. Хәрәкәтнең максаты - үз иленең патриотларын тәрбияләү, шулай ук киләчәктә үзенең язмышын хокук саклау органнары белән бәйләрлек кешеләр тәрбияләү".

    Олег Евсеев фикерләре белән уртаклашканча, Тәтеш "Форпост" яшьләр үзәге ТР Эчке эшләр министрлыгыннан хокук саклау хәрәкәтендә катнашкан егетләрнең Татарстан Республикасында хезмәт итүенә ирешкән. Ул яшьләргә "Форпост"та алган белемнәрен, тәҗрибәләрен һәм гамәли эшләрен киләчәктә тормышларында куллана алуларын теләде.

    Слет кысаларында "Без сәламәт яшәү рәвеше яклы" район рәсемнәр һәм плакатлар конкурсында катнашучылар да бүләкләнделәр.

    Шуннан соң җыелучылар хәрби-патриотик темага "Йолдыз" фильмын карадылар, ә шул вакытта отряд кураторлары үзәк эшчәнлегенең агымдагы мәсьәләләре һәм планнары буенча киңәшмә үткәрделәр. Шунда Олег Евсеев үзенең күптән түгел басылып чыккан "Победа за теми, у кого правда" китабын тәкъдим итте.

    Белешмә:
    Районда 12 мәктәп отряды (4се шәһәрдә, 8се авылларда) һәм педкөллият каршында бер студентлар "Форпост" отряды эшли. Слетта барлыгы 90 кеше катнашты.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: