Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Печән базарында

Сөендектә яшәүче Люция Хәлиуллова шушы араларда Казанда узган Печән базарында катнашып кайтты.

 (Тәтеш, 21 август, "Тәтеш таңнары", Сания Сәмигуллина, Гүзәл Хәлиуллова фотосы ). “Әлеге чарага берничә елдан бирле барам. Быел анда катнашыр өчен гариза яздым да, уңай җавап алгач, катнашырга ниятләдем.

Бирегә Татарстанның барлык районнары һәм шәһәрләреннән килгәннәр иде. Анда безнең гүзәл табигатьле Тәтешебезне беләләр, әлбәттә.

Мин бизәкле калфакларымны алып бардым, – ди Люция ханым ихлас итеп. – Кул эшләремне бик ошаттылар, берсе дә калмады, икешәрне алучылар да булды.

Аларга беркетелгән Тәтеш һәм Сөендек дигән язулы тамгалар безнең якның данын еракларга таратыр дип өметләнәм. Печән базарында гаилә хакында лекцияләр укыдылар, шигырьләр сөйләделәр, җанлы һәм күңелле оештырылган иде. Балалар мәйданчыгында оныкларым рәхәтләнеп ял итте. Киләсе елга да килегез, дип чакырып калдылар”, – диде әңгәмә барышында Люция апа Хәлиуллова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев