Печән җыярга чыгар вакыт җитә
Тәтеш районында азык әзерләү техникаларының һәм азык хәстәрен саклау урыннарының, стационар эретмә узелларының әзерлеге буенча смотр-бәйге булып узды.
(Тәтеш, 23 май, "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова). ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев, белгечләр катнашындагы эшче комиссия “Колос”, “Нур”, “Маяк”, “Содружество”, “Авангард”, “Татарстан”, “Р. Г. Сафиуллова”, “Бакырчы” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды.
Технологик мәйданчыкларда тикшерүгә азыкны урып-җыю комбайннары, печән чапкычлар, тыгызлау-җыю җайланмалары, азыкларны ташу өчен техника бер сафка тезеп куелды. Агрегатларның төзеклеге, эшләве һәм техник торышы гына түгел, шулай ук техник куркынычсызлыкның һәм янгын куркынычсызлыгының барлык таләпләренең үтәлеше дә тикшерелде, механизаторларның тәэмин ителү дәрәҗәсе һәм авыл хуҗалыгы эшләрен башкарган вакытта хезмәтне саклауны тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Шулай ук азык амбарларының торышы бәяләнде, печән саклау урыннарына, силос чокырларына аерым игътибар бирелде, техник хезмәт күрсәтүнең әзерлеге тикшерелде. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, бәйге комиссиясе авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әзерлек дәрәҗәсен нәтиҗәләр буенча 90шар балл системасы буенча бәяләде.
Нәтиҗәдә район хуҗалыклары уртача алганда 80шәр балл җыйды.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев