Пенсиягә – вакытыннан алда
Инвалид баласы булган ата-аналар һәм опекуннар пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукына ия.
ТР буенча Россия социаль фонды бүлеге мәгълүматлары буенча, Татарстанда инвалид баласы булган 1400дән күбрәк ата-ана пенсия рәсмиләштергән.
Шундый балалар тәрбияләнә торган гаиләләрдә картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда ата-ананың берсе: әнисе – 50 яшьтә, әтисе – 55 яшьтә рәсмиләштерә ала. Опекуннар өчен пенсия яше опеканың һәр ел ярымы өчен бер елга кими, әмма гомуми алганда биш елдан да артык түгел. Әгәр гаиләдә берничә инвалид бала тәрбияләнсә, ул чакта документларны төрле балаларга рәсмиләштереп, әлеге хокуктан ата-ананың икесе дә файдалана алачак.
– Гадәттә башта иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукыннан әниләр файдалана, ә аннары әтиләр, әмма әнисе әлеге пенсиядән баш тарткан яки аның башка төренә күчкән шартларда. Мисалга, хатын-кыз пенсияне 50 яшьтә рәсмиләштерсә һәм соңрак гомуми пенсия яшенә җитү буенча иминият пенсиясенә күчсә. Шуннан соң баланың әтисе 55 яшьтә вакытыннан алда пенсия ала алачак, – дип ачыклык кертә Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова.
Вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен кирәкле шартлар: баланы МСЭ органнары тарафыннан инвалид яки балачактан инвалид дип тану; инвалид баланы 8 яшькә кадәр тәрбияләү; кирәкле иминият стажы булу; хатын-кызлар өчен – 15 ел, ир-атлар өчен – 20 ел; 2024 елга кимендә – 28,2 индивидуаль пенсия коэффициенты, 2025 елда 30 индивидуаль пенсия коэффициенты туплау; балага 8 яшькә җиткәнче опека билгеләү (опекуннар өчен). Инвалид баланы карау вакытлары иминият стажына кертелә. Караган һәр тулы ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты исәпләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев