Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсия автомат рәвештә күчәчәк

Пенсия автомат рәвештә күчәчәк Ел башыннан пенсия фонды кайбер гражданнарның яңа төр пенсиясен автомат рәвештә күчерәчәк, бу аларга пенсия күләмен арттыру мөмкинлеген бирәчәк.

(Тәтеш, 23 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). 
Ел башыннан пенсия фонды кайбер гражданнарның яңа төр пенсиясен автомат
рәвештә күчерәчәк, бу аларга пенсия күләмен арттыру мөмкинлеген бирәчәк.

– Сүз 80 яшьлек пенсионерлар – туендыручысын югалту буенча пенсия алучылар турында бара, – дип ачыклык кертә РПФның ТР буенча Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте бүлеге җитәкчесе Ирина Большакова. – Исегезгә төшерәбез, гамәлдәге пенсия законнары нигезендә, картлык буенча иминият пенсиясен алучы гражданнарга 80 яшь тулгач арттырып түләү билгеләнә, бу пенсиягә шактый акчалата өстәмә булып тора. Законның әлеге нормалары иминият пенсияләрен алучыларга гына кагылганга күрә, туендыручысын югалту очрагы буенча пенсия алучылар үзләре өчен тагын да отышлырак пенсия төренә бары тик гариза язып кына күчә ала иде. Сорауларга җавапларны гражданнар белән үзара бәйләнеш Бердәм контакт-үзәгенең 8-800-6-000-000 (шалтырату бушлай) номеры буенча алырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев