Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсия фонды 2020 елда ана капиталы 466 мең сумнан артык булыр дип фаразлый

Төгәл сумма инфляция үсеш темпы ачыкланганнан соң билгеләнәчәк.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Артур Казанцев). 2020 елда ана капиталы 466 мең сумнан артык күләмдә индексацияләнәчәк, дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«2020 елда ана капиталы күләме 466 мең сумнан артык булачак, дип белдерелә. Бу турыда тулырак мәгълүмат инфляция үсеше темпын ачыклаганнан соң билгеле булачак», — диелә хәбәрдә.

Россия Үзәк Банкы мәгълүматлары буенча, августта инфляция 4,3 процентка кадәр кимегән, ә Россия банкы фаразларында, 2019 ел нәтиҗәләре буенча ул 4-4, 5 процент булачак.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды матбугат хезмәтендә Пенсия фонды бюджетында ана капиталы программасын, шул исәптән ана капиталын индексацияләүне яңадан финанслау каралган, дип билгеләп үтелә.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/19/193898/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X