Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • "Пенсиягә өстәмә акча тиешме", - дип сорый тәтешле

    - Әгәр пенсионерга быел 80 яшь тулса һәм өстәвенә I төркем инвалид булса, пенсиягә өстәмә акча тиешме? - дип сорый Сергей Николаев.

    Сорауга районың РПФ Идарәсе начальнигы урынбасары Алексей Никоноров җавап бирә:
    - Әлеге яшькә җиткән пенсионерларга, 80 яшь тулу датасы белән гаризасыз тәртиптә РПФ органында яңадан исәп-хисап ясыйлар. Шулай да, I төркем инвалидлар инде инвалидлык белән бәйле билгеләнгән түләүне икеләтә күләмдә алалар. Картлык буенча пенсиягә тиешле өстәмә түләү закон буенча бер төргә нигезләнеп ясала: яки 80 яшькә җитү, яисә I төркем инвалидлык булу.
    Игътибарга алыгыз: әгәр 80 яшьлек кешегә яисә I төркем инвалидка тәрбия кирәк булса, ул чакта карап-тәрбияләүче затка 1200 сум күләмендә компенсация түләве билгеләнергә мөмкин, ул пенсия белән бергә түләнә. Әмма биредә мөһим шартларны үтәү зарур - компенсация түләве эшләмәүче хезмәткә ярак­лы, мәшгульлек үзәгендә исәптә тормаучы һәм пенсия алмау­чы затка билгеләнә. Өстәвенә тәрбия күрсәткән кеше пенсионер белән бергә яшиме яки юкмы, аның гаилә әгъзасы булып торамы, анысы әһәмият­ле түгел.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: