Почта бүлеге эшли
Пролей-Каша почта элемтәсе бүлеге “Авангард”ны яздыру буенча планны арттырып үтәде.
(Тәтеш, 20 июня, «Тәтеш таңнары», Галина ТАҖЕТДИНОВА,автор фотосы). “Безнең авыл җирлегендә район гәҗитенең иң укыла торган басма булуы сөендерә, – ди бүлекчә начальнигы Евгения Мигушкина.
– План буенча 90 данә булса да, киләсе ярты еллыкка без инде 114 абунәче кәгазен тутырдык, димәк, “Авангард”ны барлык гаиләдә диярлек укыйлар”.
Ул тугры укучыларыбыз Мария Акимова, Таисия Бакушина, Надежда Старостина, Таисия Роткина, Валентина Голованова, Ирина Краснова, Мария Морозова, Михаил Волков турында олы хөрмәт белән сөйли. “Әлеге кешеләр турында, һичшиксез, языгыз, чөнки күп еллар дәвамында алар, гәҗит өйләренә килсен өчен, абунә кампаниясе башланган көннән үк беренчеләрдән булып почтага ашыгалар”, – дигән үтенечен җиткерде ул безгә.
Почта бүлеге начальнигы Урюм җирлеге башлыгы Николай Краснов ягыннан аңлашучанлык булуын, аның халык белән аерым эш уздыруын, кешеләрне почта бүлеге хезмәтләреннән актив файдаланырга инандыра алуын билгеләп үтте. Эш көннәрендә җирле элемтә бүлегенә 15тән 30га кадәр кеше килә: кайберләренә пенсия алырга, телефонына акча салырга, район гәҗитен рәсмиләштерергә кирәк. Коммуналь хезмәтләргә түләү – аеруча да киеренке вакыт. Евгения Владимировна дүртенче ел хезмәт куя, һәм ул вазифаи бурычларын да бик яхшы башкара, кешеләр белән әдәпле аралаша, бу аның һөнәрендә бик зур әһәмияткә ия. Җитәкчелек аны уңай яктан гына тасвирлый: “Җаваплы, башкаручан, пөхтә”.
Бүлек начальнигы авылдашларының ихтыяҗларын белә һәм вакытлы матбугатны һәрвакытта тәкъдим итәргә әзер. Күптән түгел генә киткән хат ташучы Алена Крутова турында Евгения Владимировна зур ихтирам белән сөйли, аның урынына Богдашкинодан Наталья Тайманова килгән, ул яңа эшчәнлек өлкәсен тырышып үзләштерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев