Почта хезмәткәрләренең көннәре ничек узуы турында
Тәтеш почта җибәрү һәм матбугат сортировкалау һәм эшкәртү участогы составына 18 шәһәр һәм авыл почта бүлекчәсе керә, аларда 86 кеше эшли.
(Тәтеш, 11 июнь, "Тәтеш таннары").
Интернет һәм телефоннар булмаган вакытта, вакыйгалардан хәбәрдар булырга, туганнары һәм якыннары белән аралашырга почта ярдәм иткән.Бүген почтальоннарның
сумкаларында хатлар һәм гәҗитләр күп түгел,әмма почта хезмәткәрләренең эше
барыбер кимемәгән.
Тәтеш почта җибәрү һәм матбугат сортировкалау һәм эшкәртү участогы составына 18 шәһәр һәм авыл почта бүлекчәсе керә, аларда 86 кеше эшли. Алар почта җибәрүләрен, посылкаларны кабул итәләр, эшкәртәләр, саклыйлар, ташыйлар, массакүләм мәгълүмат чараларына язылу рәсмиләштерәләр һәм аларны абунәчеләргә илтәләр, түләүләр алалар, пенсияләр тараталар, журналлар, беренче кирәк-яраклар белән сәүдә итәләр.
– Соңгы өч айда безнең коллектив яшь кадрлар белән тулыланды, өстәвенә, ике яшь егет почтальон булып эшләргә килде. Кызганычка каршы, проблемалар да бар: Алекина Поляна, Баймәт, Лаптевка һәм Башчыда хат ташучылар юк. Эштә билгеле бер кыенлыкларга карамастан, почта бүлекчәләре башлыклары да, хат ташучылар да үз вазифаларына җаваплы карыйлар, ә күбесе эш өчен җан атып торалар, – дип билгеләп үтә участок начальнигы Татьяна Еремеева.
Почта хезмәте – алга таба атлаучы тулы бер дөнья. Әмма бүген дә кайбер тәтешлеләр өчен хат ташучы – йортта көтеп алынган кунак, чөнки нәкъ менә ул яңалыклар алып килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев