Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Почта әрҗәләре буш

Бүген җомга, ә күңел тыныч түгел – почтаны ничек барып алырга...


Монастырскийдан педагогика хезмәте ветераны Людмила Редькина пенсионерлар исеменнән авылга почта корреспонденцияләре китерү белән бәйле  борчуларын җиткерде. 

– Монастырскийда гомер кичерәм, миңа 79 яшь. Без беркайчан да газетасыз яшәмәдек, әти-әни газета укыды, үзебезнең гаиләдә “Авангард”ны 60 елдан бирле алдырабыз, ә хәзер буталчыклык, – диде Людмила Александровна, редакциягә шалтыратып. – Почта  бүлеге ябылу авыл халкын бик хафага сала, дөрес, почта бүлеге урнашкан бина җимереклек хәлендә иде. Миңа, барлык авылдашларым кебек, газета, журналларны китерүгә кагылышлы күптәннән борчый торган мәсьәлә тынгылык бирми. Безгә корреспонденцияләрне җомга көннәрендә китерәләр. Кешеләр, кемдер җәяү, кемдер шәхси транспортында, элекке почтага барырга мәҗбүр. Поч­та бүлегенә хезмәт күрсәтүче автотранспортның кайчан килүенең билгеле бер вакыты юк. Узган җомгада почтаны бары тик төштән соң сәгать өчтә генә китерделәр, бу вакытка кадәр барысы да шактый туңды. Бина җылытылмый,  бик нык салкын, фәкать җилдән генә саклый. Корреспонденцияне өстәлгә бушаттылар. Шунда ук барысы да газеталарны, журналларны, квитанцияләрне  актарырга тотынды. Барысы да буталып бетте. Тәртип юк. Чиратка басуны оештырырга теләп, мин әлеге эшкә алындым, урам исемнәре буенча табличкалар яздым, ләкин тырышуым бушка булып чыкты. Барысының да тизрәк үз газета-журналларын аласылары килә, чөнки көтеп торудан арыйлар. Кешеләр күп көч һәм вакытларын югалталар. Барысын да өйләрендә үз эшләре көтә. Почта хезмәтләре тулы күләмдә башкарылмый икән, нигә дип әле без вакытлы матбугатны тулысынча күләмдә түләргә тиеш соң. Төрле ысуллары бар, әлбәттә. Спортзалда поч­та өчен бер почмак бүлеп куярга була, әмма операторны каян алырга. Китапханә бар, анда корреспонденция­ләр­не таратуны оештырырга мөмкин. Әмма бу да шулай ук әлеге хәлдән чыгу юлы түгел. Чөнки авыл халкы арасында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чик­ле кешеләр бар, аларның да газета һәм журналлар укыйсы килә, аларга да коммуналь хезмәтләргә түләргә, посылка җибәрергә яки алырга кирәк, ләкин алар почтага кадәр мөстәкыйль рәвештә бара алмыйлар. Безнең телефоннар төймәгә басып эшли торган, өйдә компьютер да, Интернет та, Тәтешкә бару өчен транспорт та юк. 

Бүген җомга, ә күңел тыныч түгел – почтаны ничек барып алырга...                    

Тәтеш почта участогы начальнигы Татьяна Еремеева әлеге хәлгә аңлатма бирә:
– Китерелгән уңайсызлыклар өчен, без халыктан гафу үтенәбез. Монастырский авылындагы почта бүлеге, поч­та элемтәсе бүлеге начальнигы, почтальон булмау сәбәпле, ябык тора. Бу торак пунктта без җомга көннәрендә эшлибез. Безнең машина Монастырскийга 14.00 сәгатьтән соң барып җитә, бу хакта халыкка хәбәр ителде. Һава шартларына бәйле, бару вакыты соңарырга мөмкин, моны аңлап кабул итүләрен үтенәбез. Автомобиль Баймәт белән Лаптевкада булган вакытта авыл кешеләренә поч­та участогының мобиль операторы хезмәт күрсәтә, ул да шундый ук шартларда – салкын бинада кайчакларда кичке сәгать 7 гә кадәр тора. Безнең хезмәткәр Надежда Абмаева пенсияләр, посылкалар бирә, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кабул итә. Надежда Николаевна райондагы почта бүлекләре ябылган барлык торак пунктларга хезмәт күрсәтә. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләргә почтаны өйләренә илтәбез. Почта бүлекләре ябылган авыл җирлекләре башлыкларына хезмәткәрләр эзләүдә ярдәм күрсәтсеннәр иде дип кабат мөрәҗәгать итәсе килә.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев