Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Полиция Кыш бабае

Яңа ел якынлашканда һәм кышкы каникул вакытында район полицейскилары балаларга бәйрәмчә рух бүләк иттеләр

(Тәтеш, 20 гыйнвар, «Тәтеш таннары», Динә МАНСУРОВА).  Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре “Полиция Кыш бабае” республика акциясе кысаларында ел саен акча җыю оештыралар һәм мохтаҗ, аз керемле гаиләләрдәге балалар өчен яңа ел бүләкләре сатып алалар. Аннары алар әлеге гаиләләргә баралар һәм сабыйларга бүләк  кенә түгел, шулай ук чын бәйрәм дә оештыралар. Чөнки кунакка килгән чын полиция Кыш бабае белән Кар кызы – бу инде балалар өчен серле яңа ел тылсымы.

Сабыйлар кунакларны бик сөенеп каршыладылар, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Ә кыш бабай һәм Кар кызы бәйрәм белән тәбрикләп, һәрбарчасына сәламәтлек, җитешлек теләделәр, законны бозмау кагыйдәләрен үтәү турында балаларның һәм әти-әниләрнең исләренә төшерделәр. 16 бала һәм 13 гаилә бүләкләр алды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев