Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Полициядә елга йомгак ясалды

Полиция начальнигы Ренат Хәсәнов белән хезмәт нәтиҗәләре турында сөйләшәбез.

- Ренат Фиргатович, елны нинди нәтиҗәләр белән тәмамладыгыз?
- Теләсә нинди коллективның төп байлыгы - кешеләр. Эшнең конкрет нәтиҗәләре коллективның никадәрле профессионал, бердәм һәм максатчан булуына бәйле. Узган ел йомгак­лары буенча без 3нче категорияле 19 бүлек арасында республикада бишенче урынны алдык. Үз бурычларын барыннан да өстен санаган җитди хезмәткәрләр эшләгәндә генә яулаган позициядән чигенмәскә һәм алдынгы булырга мөмкин. Бездә фикердәшләр командасы хезмәт итә, алар үз өлкәләрендә профессионаллар саналалар.
Шуңа басым ясыйсым килә, полиция эшендә төп юнәлеш - җинаятьләрне ачу. Ел йомгак­лары буенча ул 83,8 процент тәшкил итте.
Районда оператив хәлнең торышын анализлау җинаятьчелекнең структурасы үзгәрүен күрсәтә: кыйнау, сәламәтлеккә җиңелчә зыян китерү, үтерү белән янау очрак­лары, шулай ук икътисадка караганнары, алдашу фактлары, законсыз наркотик матдәләр сату артты. Урлау, талау, транспорт куып китү кими төште.
- Җинаятьләр күп күзәтелгән шартлы "карта"ны әйтә аласызмы?
- Шәһәрнең Үзәк һәм Гагарин микрорайоннары (4 факт), Олы Шәмәк (5), Урюм (4), Жуково, Нармонка, Монастырский, Льяш (3әр) авыл җирлек­ләре "аерылып" тордылар.
Шуны да әйтергә кирәк, авылларда урлашулар агрофирма, КФХ­ җитәкчеләре һәм башка­ларның үз милеклә­ре­нә битарафлык­лары нәти­җәсендә килеп чыга: начар яктыртылу, территориянең тотып алынмавы, күпчелек ху­җалыкларда каравыл тиешенчә оештырылмаган, ул хакта җитәкчеләргә әйтелсә дә, әмма алар безнең таләпләрне санга сукмыйлар. Терлекләр урлау ("Маяк" ҖЧҖ товарлыклы-сөтчелек фермасы - 2, "Яңа юл" ҖЧҖ - 1), запас деталь­ләр һәм аларның җыелмасы ("Восход" ҖЧҖ, "Заһидуллин" КФХ, "Татарстан" агрофирмасы), товарлык­лы-сөтчелек фермалары территориясеннән, механикалаштырылган ындыр табагыннан (Тоншерма, Келәш, Чуаш Тайбасы) электр кабельләрен алып китү шуларның нәтиҗәсе.
Оешкан төркемнең авто­машиналардагы әйберләрне урлаулары да ачылды.
- Авыр җинаятьләр кимедеме, әллә арттымы?
- Теркәлгән җинаятьләр күбрәк. Хәер шуны да әйтергә кирәк, аның артуы вазифаи затларның - җир мәсьәләләре уңаеннан авыл җирлек­ләре башлыклар­ының, фиктив янгыннарны иминиятләштерүне рәс­миләштергән дәүләт янгын күзәтчелегенең җаваплы кешеләренең, шулай ук адвокат хезмәтләренә түләү буенча финанс документларын рәсмиләштерүдә алдашу фактлары кебек җинаять­ләрне ачу хисабына күзәтелде.
Районда 2 үтерү булды, - 1 талау, белә торып сәламәтлеккә авыр зыян китерүнең 3 очрагы теркәлде.
- Оператив хәлләргә бәйле нинди моментлар аеруча борчу тудыра?
- Исерек килеш эшләнгән җинаятьләр сизелерлек артты. Тагын бер авырт­кан урын - ул балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган 8 җинаять, шуларның 4есе авыр: юлбасарлык, талау, фатирлар басу, көчләү. Балигъ булмаганнарның барсы да исерек иде. Узган ел алкогольле эчемлекләр кулланган һәм җәмәгать урыннарына исереп килгән өчен 918 административ беркетмә тутырылды, вак хулиганлык өчен - 284.
- Бүген полиция хезмәткәрләре алдында нинди бурычлар тора?
- Төп бурыч - гражданнарның проблемаларын хәл итүдә булышу, консти­туцион хокук­ларының бо­зылуын ачыклау һәм яр­дәм итү.
- Форсаттан файдаланып, шәһәр һәм район халкына нәрсә әйтер идегез?
- Хокук бозулар турында полиция хезмәткәрләренә күбрәк һәм вакытында, без оператив һәм закон нигезендә чаралар күрә алсын өчен, хәбәр итүегезне сорыйбыз.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев