Портал аша рәсмиләштерәбез
2015 елның икенче ярты еллыгына район газетасына язылу дәвам итә.
"Тәтеш таңнары"на ("Авангард"ка), шул исәптән "ТАТМЕДИА" басмаларына почтада гына түгел, ТР дәүләт хезмәтләре (uslugi.tatarstan.ru.) порталында "Подписка" интернет-сервис аша да язылырга мөмкин. Анда федераль, республика һәм район басмаларын яздырырга, шуның өчен түләргә дә була. Һәм бу бик уңайлы - анда "Россия почтасы" вакытлы басмаларының тулы каталогы бар. Рәсмиләштерү ысулы гади һәм ул күрсәтмәләр буенча бер-бер артлы башкарыла. Язылган өчен дә дәүләт хезмәтләре порталы - банк картасы аша түләнә.
Шулай итеп, кадерле укучыларыбыз, үзегезгә уңайлы вакытта смартфоннарыгыз, гаджетларыгыз, компьютерларыгыз аша подписканы рәсмиләштерә дә, түли дә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев