Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пособиене нигә кире кагарга мөмкиннәр? - сорыйлар тәтешлеләр

ТР буенча Россия Пенсия фонды Идарәсенең Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте белгечләре айлык пособиеләр билгеләүдән баш тарту турында карар чыгарылырга мөмкин булган төп билгеләрне җиткерәләр:

(Тәтеш, 28 август, "Тәтеш таннары").

Йөклелекнең иртә срокларында исәпкә ­баскан хатын-кызларга, авыр финанс хәлендәге, 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге ­балаларны тәрбияләүче ялгыз ­ата-аналарга пособиеләр түләүгә 1 июльдән гаризалар ­кабул ителә башлады.
ТР буенча Россия Пенсия фонды Идарәсенең Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте белгечләре айлык пособиеләр билгеләүдән баш тарту турында карар чыгарылырга мөмкин булган төп билгеләрне җиткерәләр:
– гариза бирүченең яки аның гаилә әгъ­заларының керемнәре булмау (“Нульле керем кагыйдәләре”) баш тарту өчен сәбәп булырга мөмкин. Пособие гаиләнең өлкән яшьтәге кешеләрендә хезмәт хакы (стипендияләр, хезмәт яки эшмәкәрлек эшчәнлегеннән керемнәр, пенсия) булганда билгеләнә.
Объектив тормыш шартлары нәтиҗәсендә керемнәр булмаган очракта, “Нульле керем кагыйдәләре”н кулланырга була. 
Керемнәр булмау өчен нигез булып тора:
– бала карау, әгәр күп балалы гаиләдә ата-аналарның берсе генә булган очракта (ягъни күп балалы гаиләдә ата-ананың берсенең 12 ай дәвамында нульле керем булырга мөмкин, ә икенче ата яки ананың хезмәт, эшмәкәрлек, иҗат эшчәнлегеннән яки пенсиядән, стипендиядән акча кереме булырга тиеш);
– бала карау, әгәр сүз бердәнбер ата яки ана турында барса (ягъни баланың рәсми рәвештә бер генә ата-анасы бар, икенче ата-ана вафат булган, туу турында таныклыкта күрсәтелмәгән яки хәбәрсез югалган);
– баланы өч яшькә кадәр җиткәнче карау;
– инвалид яки 80 яшьтән өлкән гражданинны карау; 
– 23 яшьтән кечерәк гаилә әгъзалары өчен көндезге төрдә уку;
– армиядә хезмәт итү һәм демобилизациядән соң өч ай вакыт үтмәү;
– өч ай һәм аннан да күбрәк вакыт дәвалану;
– “эшсез” исәбендә булу (эшсез сыйфатында мәшгульлек үзәгендә рәсми теркәлүне раслау зарур, алты айга кадәр шундый статуста булу исәпкә алына);
– җәза үтәү һәм иректән мәхрүм итү урыныннан чыкканнан соңгы өч ай вакыт.

Мөрәҗәгать итүченең гаризасы ЕПГУ порталы аркылы аңа кабат төзәтмәләр кертү өчен кире кайтарылганнан соң биш эш көне эчендә гариза бирмәве һәм гариза  бирүченең 10 эш көне дәвамында РПФ клиенты хезмәтенә документлар (белешмәләр) (мәсәлән: чит дәүләтләрнең компетентлы органнары биргән документларны (туу турында танык­лык, суд карары, өйләнешү турында таныклык) тапшырмавы; мөрәҗәгать итүченең һәм аның гаилә әгъзаларының урта һөнәри яки югары белем бирү учреждениесендә 23 яшьтән кечерәк булучының көндезге төрдә белем алуы турында белешмә (башка документлар) тапшырмавы шулай ук кире кагу өчен сәбәп булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев