Предприятиеләрнең тотрыклы үсеше өчен
Узган атнада район җитәкчелеге Тәтеш районының 25 предприятиесе җитәкчесе белән финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре килешүләре беркетмәләрен имзалады.
Анда билгеләнгән күрсәткечләр - натуралата һәм акчалата продукция җитештерү күләме, эшчеләр саны, хезмәт хакы дәрәҗәсе, җирле бюджетка салымнар һәм РФ Пенсия фондына түләүләрне күчерү - районның социаль-икдисади тотрыклылыгына булышлык итә. Мәсәлән, имзаланган беркетмәләр нигезендә, хезмәт хакы дәрәҗәсе 15 процентка артачак.
Беркетмәләрнең үтәлеше барышы райбашкарма комитеты контрольлегендә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев