Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Прививканы Тәтеш үзәк район хас­таханәсе поликлиникасында ясатырга мөмкин.

“Тәтеш үзәк район хастаханәсе” ДАСУга олы яшьтәгеләрнең организмын авыру йогудан саклау өчен гриппка каршы “Совигрипп” вакцинасы китерелде.

(Тәтеш, 16 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Галина Таҗетдинова фотосы). “Тәтеш үзәк район хастаханәсе” ДАСУга олы яшьтәгеләрнең организмын авыру йогудан саклау өчен гриппка каршы “Совигрипп” вакцинасы китерелде. Балаларны иммунизацияләү өчен дә вакцина кайту көтелә. 

Гриппка каршы вакцинация профилактик прививкаларның Милли календаренә кертелгән. 

“Куркынычлылык төркемендәге­ләр” федераль бюджет акчасы хисабына  (бушлай) иммунизация­ләнә: 6 айдан алып сабыйлар; 1 – 11нче сыйныф укучылары; студентлар; чакырылышлар; аерым һөнәр һәм вазифа буенча эшләүчеләр (медицина һәм мәгариф оешмалары, транспорт, коммуналь өлкә хезмәткәрләре); йөклеләр; 60 яшьтән өлкән затлар; хроник авырулар, шул исәптән үпкә, йөрәк-кан тамырлары, симерү чирләре белән интегүчеләр.

Сентябрь һәм октябрь айлары гриппка каршы прививка үткәрү өчен кулай вакыт. 
Прививкадан соң иммунитет 14 – 21 көн узгач инфекциядән саклау өчен тиешле дәрәҗәгә җитә һәм 6 – 12 ай дәвамында саклана.
Прививканы Тәтеш үзәк район хас­таханәсе поликлиникасында ясатырга мөмкин.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев