Проблеманы чишәргә булышкан
“Авангард” гәҗите редакциясенә тәтешле Надежда Григорьевадан хат килде.
(Тәтеш, 14 февраль, «Тәтеш таңнары»).
“Авангард” гәҗите редакциясенә тәтешле Надежда Григорьевадан хат килде.
Узган елның декабрендә “Авангард”та Тәтеш районы прокуратурасына коронавирус пандемиясе аркасында читтән торып мөрәҗәгать итәргә, хатны интернет-кабул итү, электрон яки почта адресы аркылы җибәрергә мөмкин булуы турында мәгълүмат бастырылган иде. Надежда Григорьеваны торак-коммуналь хезмәтләргә түләү турындагы мәсьәлә кызыксындырган. “Мин үземне кызыксындырган сорауны аңлату үтенече белән прокуратурага хат яздым. Прокурор ярдәмчесе Гөлнара Җәүдәт кызы Ганиева минем проблеманы хәл итәргә булышты”, – дип яза Надежда Гавриловна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев