Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Профилактика – мөһим

Бруцеллез – бизгәк авыруы, кан тамырлары, нерв һәм башка системалар, бигрәк тә терәк-хәрәкәт аппараты зарарлануына китерә торган йогышлы чир.

– Кешеләр өчен бруцеллез инфекциясен төп таратучылар булып мөгезле вак, эре терлекләр һәм дуңгызлар тора. Авыру хайваннар бозаулау һәм балалау вакытында аеруча да куркыныч тудыра. Кешеләрдә чирнең иң авыр клиник барышы вак терлекләрдән йоктырганда күзәтелә. Бруцеллез очкыннары түбән температура йогынтысына бик чыдам, азык-төлек продуктларында озак саклана, шул исәптән суыткычларда да, – ди ТР буенча ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт идарәсенең дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова. – Авыруның инкубация чоры 1 – 2 атнаны тәшкил итә, ә кайвакыт ике айга кадәр сузыла. 

Районның дәүләт ветеринария оешмасы җитәкчесе Рәмис Гарипов бруцеллезны профилактикалау чаралары буенча тәтешлеләргә үз киңәшләрен бирә:

– Шәхси хуҗалыкларында терлекләр асраучыларга мал-туарларын ветеринария учреждениесендә теркәргә, бирка рәвешендә теркәлү номеры алырга; сатып алу, сату, чалуга тапшыру, көтүлеккә йөртү һәм башкаларны ветеринария хезмәте рөхсәте белән генә башкарырга; яңа сатып алынган терлекләрне ветеринария тикшерүләре үткәрү өчен 30 көн дәвамында карантинлаштырырга һәм ветеринария хезмәтенә бруцеллезга шикләнү турындагы барлык мәгълүматны хәбәр итәргә; терлекләрне карау буенча ветеринария хезмәтенең тәкъдимнәрен катгый үтәргә кирәк.

Халыкка азык-төлекне катгый билгеләнгән урыннардан гына сатып алу; шәхси затлардан алынган сөтне кайнатып кына куллану; итне пешергәндә кечерәк кисәкләргә бүлеп, кимендә бер сәгать термик эшкәртү ясау зарур. Күрсәтелгән киңәшләрне үтәү бруцеллез йоктыруны булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк. Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген ­саклагыз.

фото: Татар-информ

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев