Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Путин: Гыйнвар аенда уртача реаль хезмәт хакы 8,5 процентка артты

2024 елның гыйнварында реаль хезмәт хакы 8,5 процентка арткан, ә 2023 ел нәтиҗәләре буенча гражданнарның керемнәре үсеше 5,4 процент тәшкил иткән.

Бу хакта Президент Владимир Путин Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге съездында белдерде. Трансляция Кремль телеграм-каналында узды.

«Быелның гыйнвар аенда уртача айлык хезмәт хакы 8,5 процентка, ә 2023 елда гражданнарның реаль керемнәре 5,4 процентка арткан», — диде дәүләт башлыгы.

Ул актив эчке ихтыяҗ нәкъ менә реаль хезмәт хаклары һәм керемнәр үсешенә нигезләнә, ул үз чиратында сәнәгать җитештерүе динамикасын саклый, дип искәртте.

«Сәнәгать җитештерүе гыйнвар-февраль айларында 6,6 процентка үсә. Аны актив эчке ихтыяҗ хуплый, ул гражданнарның реаль хезмәт хакы һәм керемнәре үсешенә нигезләнә. Беренче ике айда ваклап сату әйләнеше узган ел белән чагыштырганда 10,7 процентка югарырак булып чыкты», — диде Президент.

Ул, гомумән алганда, «яхшы, көчле динамика тупланган», дип йомгаклады.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/putin-gyinvar-aenda-urtaca-real-xezmat-xaky-85-procentka-artty-5886746

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: владимир путин