Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Путятинская Людмила гаҗәеп журналист иде

Путятинская Людмила Михайловна 20 елдан күбрәк гомерен яраткан һөнәренә багышлады, шуның унбер елында “Авангард” газетасы редакциясенә җитәкчелек итте.

(Тәтеш, 28 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). 

Кеше белән мәңгегә хушлашканда аның тормышта нинди булуы,
күренмәс җепләргә тезелгән төймәләрдәй онытылмас мизгелләр, күңел түрендә якты эз калдырган вакытлар хәтердә тагын бер кат яңара. 

Людмила Михайловна белеме буенча педагог иде, әмма аның вазифасы журналист булды. Ул каләм һәм сүзләр белән оста эш итә белде, районда барган вакыйгалар, якташлары, авыл хуҗалыгы турында тирән эчтәлекле итеп язды.

Ул кешеләрне бик яратты, алар да аңа хөр­мәт белән җавап кайтардылар. Механизатор, хуҗалык җитәкчесе, педагог, мәктәп директоры, яшүсмер яки чәче чаларган өлкән кеше булсынмы, ул һәммәсе белән дә уртак тел та­ба белде. Аларның һәр­кайсы өчен аның үз сүзе, тылсымлы, серле йөрәкләрне ачып салучы үз ачкычы бар иде.

Людмила Михайловна май аенда, си­реньнәр ак чәчәккә күмелгән вакытта туган, шуңа күрә дә сирень гөлләмәсе аның өчен һәрчак иң матур бүләк булгандыр, мөгаен. Әлеге гади, зур булмаган бүләкне күргән чакта аның йө­зендә һәрвакытта ихлас елмаю барлыкка килә иде.

Людмила Михайловна җитәкчелек иткәндә безнең газета “Бәллүр каләм”гә ия булды, журналист осталыгы буенча абруйлы республика конкурсында җиңү яулады, редакция коллективы һөнәри осталык бәйгеләрендә күп тапкырлар зур бү­ләк­ләргә лаек булды.

Көчле хатын-кыз, белемле җитәкче... Аның күңелендә ниләр барлыгын  без беркай­чан да белмәдек. Людмила Михайловна беркайчан да тавышын күтәрмәде, һәр очрак­ны тыйнак кына үткәрә белде, проб­лемаларны дөрес хәл итте. Эштә ул безнең өчен баш мөхәррир булды, ә ял минутларында шаян күңелле, кара бөдрә чәчле, җырларга, биергә, бәйгеләрдә катнашырга әзер торган кызга әверелде.

Аның ­арабыздан ки­­­тү­енә ике көн кала без очрашып, ­сөй­лә­­шеп, аның ­кул җылысын тоеп кала алдык. Людмила Михайловна чи­рен сиз­дермичә, өме­тен югалт­мыйча, барысын да ты­ныч кына кичерде, һәм барысы да ях­шы булачак, хас­таха­нәдән чыккач без әле очрашачакбыз һәм һич­шиксез кочак­лашып күрешәчәкбез, дигән иде...

Кадерле ­Людмила Ми­хайловна! Сез­нең бе­­лән дус булу һәм эш­ләү бәхетенә иреш­кән һәр кеше өчен Сез мәңгегә тормыш сөю­чән, һөнәренә тугры булган үрнәк шәхес булып калачаксыз.
“Авангард” газетасы редакциясе коллективы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев