Һәр чыршының сертификаты булырга тиеш
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан чыршылар һәм наратларны актив рәвештә әзерләү вакыты башлана.
(Тәтеш, 12 декабрь, "Тәтеш таңнары). “Яңа елда урман гүзәлләре белән хуҗалык итүче субъектларның һәм шәхси эшкуарларның, аларны сату белән шөгыльләнүчеләрнең исләренә төшерәбез, Россия Федерациясенең башка өлкәләреннән кертелгән, урман корткычлары буенча карантинлы фитосанитар зона булып торган яңа ел чыршылары Россельхознадзорның территориаль Идарәсе тарафыннан бирелгән зона җаваплылыгына кергән әлеге төбәкнең карантин сертификаты белән озатып барылырга тиеш”, – дип хәбәр итә ТР буенча Россельхознадзор Идарәсенең дәүләт инспекторы Раил Әбүзәров.
Билгеләнгән карантин фитосанитар зоналары турындагы мәгълүмат белән shn.tatarstan.ru адресы буенча танышырга мөмкин.
Барлык сораулар белән 8(843) 277-68-29 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев