Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр сутыйның – үз бәясе

Җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге күзәтчелек эшенең бер юнәлеше булып кадастр һәм картография дәүләт теркәү Федераль службасы тора. Районда аның ничек тормышка ашырылуы турында без ТР буенча Тәтеш Росреестр Идарәсе начальнигы Тимур Дубровский белән әңгәмә корабыз.

- Тимур Александрович, Сезнең бүлек инспекторлары дәүләт җир контроле буенча нинди эшләр алып баралар?

- Аларның эшләре җир законнары таләпләрен бозуны ачыклау һәм туктатуны кисәтүгә юнәлтелгән.

Уставта каралган хокук кыса­ларыннан чыгып куелган мәсь­әләләрне үтәү юнәлешенә һәм җир законнарын бозуга юл куймау буенча профилактик чаралар үткәрелә. Шулардан, район территориясендә ачыкланганнары - җир кишәрлеген үз белдегенчә алу, хокукны рас­лучы рәсмиләштерелмәгән до­кументларсыз яисә максатсыз фай­далану.
Җир контроле җирлек башлыклары белән тыгыз элемтәдә торып гамәлгә ашырыла.

Беренче ярты еллыкта 147 тикшерү уздырылган, шулардан 55е - планлы һәм 92се - планнан тыш. Туксан хокук бозу теркәлгән (2013 елның I ярты елында - 70). Бу - җир кишәрлеген билгеләнгән тәртиптә хокукны раслаучы документларсыз файдалану (38), җирне максатсыз файдалану (16), закон күрсәтмәләрен үтәмәү (18) һәм башкалар.

- Законны бозучыларга нинди чаралар кулланыла?

- Алар административ җаваплылыкка тартылалар. Хокук бозуны бетерү турында төгәл вакыт күрсәтелгән күрсәтмә чыгарыла. Беренче ярты еллыкта 72 күрсәтмә чыгарылды. 57 физик зат, 2 вазифаи зат, 15 шәхси эшкуар һәм 3 юридик зат административ җаваплылыкка тартылды. Бүгенгесе көндә аларга гомуми суммасы 161,3 мең сум штраф салынды, район бюджетына 31 мең түләтелгән, калган очракларда - түләү вакыты чыкмаган.

- Штрафны вакытында түләмәүчеләрне нәрсә көтә?

- Түләмәгән очракта инспектор штрафны түләтү өчен тиешле мате­риалларны суд пристав-башкаручыга юллый.
Административ штрафны алтмыш көн эчендә түләмәгәндә вәкаләтле вазифаи зат административ хокук бозулар турында беркетмә тутыра һәм аны судта карау өчен тапшыра. Шулай итеп, штрафны вакытында түләмәгән затка, аны өч тапкыр арттырып түләргә туры киләчәк.

- Район башлыгы тарафыннан авыл хуҗалыгына билгеләнгән җирләрнең һәр гектарын да файдалану бурычы куелды. Сезнең файдаланылмаган җирләрне ачыклаганыгыз бул­дымы?

- Агымдагы елда шундый 1952 гектар җир ачыкланды. Әлеге юнәлештә эшләр Россельхознадзор, Россреестр, район администрациясе, авыл хуҗалыгы идарәсе службалары белән бергәләп алып барыла. Шулай итеп мәгъ­лүматлар республика прокуратурасына юлланды.

- Шәһәрдә җир законнарын бозу очраклары бармы?

- Эшкуарларның җир кишәрлекләрен законсыз файдалануларын ачыклау буенча зур эш уздырылды. Быел 30 тикшерү үткәрелде, шул исәптән 10сы прокуратура хезмәткәрләре белән бергәләп. Шәхси йорт төзү өчен бирелгән җир кишәрлекләрен кибет, кафе, кунакханә, даруханә итеп файдаланганнар. Шулай итеп әлеге объектларның хуҗалары шәхси йорт төзү өчен бирелгән җирнең хисап кадастр бәясеннән чыгып җир салымы түләгәннәр, шуның аркасында район бюджетына түләүләр аз күләмдә кергән.

- Законсыз карьерлар эшләү фактлары ачыкланганы бул­дымы?

- Контроль-күзәтчелек чаралары уздыру барышында авыл хуҗалыгына билгеләнгән җирләрнең биш карьерында табигый ресурсларны (балчык, төзелеш комы) законсыз чыгару ачыкланды. Карьерлардан файдалану гамәлдәге законны бозып алып барылган. Әлеге эш белән юридик затлар шөгыльләнгән. Хокук бозучыларга карата хокук бозулар турында административ эш кузгату карары чыгарылды (җирне максатсыз файдаланган), аларга штраф салынды, эчке эшләр органнарына эшчәнлекләрен туктату хакында хат юлланды.

- Районда җирдән файдаланучыларга теләкләрегез нинди?

- Теләгем шул, барсы да үз хокукларын теркәсеннәр һәм законны боз­масыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X