Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Раилә Низамиева: “Салым культурасы артты”

Салым хезмәтенә 30 ел тулды.

(Тәтеш, 20 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина, автор фотосы).  Хәзерге вакытта икътисадның һәм җәмгыять тормышының башка өлкәләренең динамик үсешен салым органнарыннан башка күз алдына да китерүе кыен.

Бүген Тәтеш районында салым җыюны ике хезмәткәр үткәрә: РФ Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 3нче номерлы районара салым инс­пекциясенең Тәтеш территориаль учас­тогы баш дәүләт салым инспекторы Раилә Низамиева һәм белгеч Светлана Сәмигуллина. Һөнәри осталыклары, һөнәргә туг­рылык, намуслылыклары аларга иң катлаулы бурычларны үтәргә, зур күләмле эш башкарырга ярдәм итә.

Кайчандыр район салым хезмәте коллективы зур булган, берничә бүлектә кырыктан артык кеше эшләгән. Сүз уңаеннан, бу ел район салымчылары өчен, бөтен Россиядәге кебек үк, юбилей елы – 30 ел элек, 1990 елның июлендә, Тәтеш салым хезмәтен оештыру турында карар кабул ителгән. Инспекция коллективы­ның нигезен күп еллар дәвамында салым салу мәсьәләләре белән шөгыльләнгән район финанс бүлеге белгечләре тәшкил иткән. Коллективны оештыруда һәм берләштерүдә районның салым хезмәтенең беренче җитәкчесе, тәҗрибәле һәм абруйлы Рифкать Хисаметдинов зур роль уйнаган. Римма Нәфиева, Сабирҗан Ситдиков, Анатолий Горюнов, Галина Буркина, Надежда Глазкова, Нина Коробкова, Людмила Глазкова, Кафил Сираҗов һәм башкалар озак еллар дәвамында намуслы һәм бердәм хезмәт куйганнар. Хезмәтнең башлангыч этабында документларны эшкәртү кулдан алып барылган. Гади контор счетлары салым инспекторы өстәлендә гадәти күренеш булган. Зур тату коллектив район территориясендә салым законнарының үтәлешен контрольдә тоткан. 90нчы еллар катлау­лы була: бу икътисади үзгәртеп корулар, базар мөнәсәбәтләренә күчү чоры була. Төрле эшчән­­лекләр белән шө­гыль­­ләнүчеләр, әмма ке­рем­нәрен исәпкә алырга һәм тулысынча салым түләргә ашыкмаган шәхси эшмәкәрләр саны арткан. Аларның бөтен эшчәнлеге салымчылар тарафыннан контроль таләп иткән.

Шул вакыттан бирле салым органнары һәм салым түләүчеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә сизелерлек үзгәрешләр булган: салым культурасы арткан. 

Түләүчеләр бюджетка салым түләү буенча үз бурычларын намус белән башкаралар, шуның белән кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрәләр.

“Салым органнарының төп бурычлары – салым законнарын үтәүне, дөрес исәпләүне, тиешле бюджетка салымнарның тулысынча һәм үз вакытында кертелүен контрольдә тоту. Без структура эш­чәнлеге башланганнан бирле салынган хезмәт традицияләрен дәвам итәргә тырышабыз. Вакыт белән бергә атлыйбыз һәм түләүчеләр белән эшне камилләштерәбез – мәгълүмати техноло­гияләргә күчәбез, – ди Раилә Рафаисовна һәм, форсаттан файдаланып, шуны искә төшерә: – Яңа коронавирус инфекциясе таралган чорда, гражданнар сәламәтлеге турында борчылып, салым хезмәте Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган интерактив сервислар аша контактсыз хезмәттәшлеккә күчте, nalog.ru сайтында һәм мобиль кушымталарда 50дән артык онлайн сервис бар. Моннан тыш, салым түләүчеләрнең барлык категорияләре дә “Шәхси кабинет”ларыннан файдалана ала. Агымдагы елның 1 декабренә кадәр 2019 ел өчен транспорт, җир һәм милек салымын түләү өчен санаулы көннәр генә ­калды”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев