Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә
3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:
– Халыкара инвалидлар көне һәркемгә безнең арада сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр күп булуын искә төшерергә өнди. Безнең бурыч – аларның һәммәсе дә тормышта үз урынын таба, теләсә кайсы өлкәдә уңышларга ирешә алсын өчен барлык көчебезне кую.
Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләргә җылылык һәм игътибар бүләк итүчеләргә – социаль хезмәткәрләргә, укытучыларга, табибларга ихлас рәхмәтемне белдерәм.
Бу көнне һәркемгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Юлыгызда бары тик игелекле һәм ярдәмчел кешеләр генә очрасын! Өйләрегездә һәм йөрәкләрегездә һәрчак җылылык, шатлык хисләре генә булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев