Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Расих Шагаев: “Яздырыгыз, дуслар!”

Абунә кампаниясе башланды.

(Тәтеш, 23 апрель, “Тәтеш таңнары”). “Тәтеш таңнары”/“Авангард” белән безнең дуслык 1968-1969 еллардан, аның битләрендә минем беренче шигырьләрем басылып чыкканнан бирле килә. Мин Тәтештәге комсомол райкомының беренче секретаре булган 80нче еллар башында район комсомолының тормышы турындагы язмалар район гәҗитенең һәр санында диярлек басыла иде. 1985 елда редакция мине, авыл хәбәрчесен, Җиңүнең 40 еллыгын зур итеп яктырткан өчен алтын каләмле ручка белән бүләкләде. Аннары гәҗит татар халкының педагогикасы буенча материалларымны, бик күп шигырьләремне бастырып чыгарды. Кыскасы, искә алырлык, хәзерге вакытта язарлык, бер-беребезне хөрмәт итәрлек һәм хупларлык әйберләр бар. 

Мин якташларымның барысының да безнең гәҗиткә ярдәм итүләрен үтенәм. Ул бит төрледән-төрле тулы мәгълүматлар биреп, йортларыбызга җылылык һәм яктылык белән килеп керүче бердәнбер гәҗит. Без аны көтеп алабыз. Ә алгач, авыл һәм авылдашлар, яраткан мәктәбебез турындагы мәгълүматларны эзли башлыйбыз. Әгәр гәҗит почта әрҗәсенә килеп җитмәгән булса, әйтерсең лә нәрсәнедер югалткандай йөрим. Әйтергә кирәк, ул күпләр өчен әңгәмәдәш булып тора. Абунә кампаниясе башланды. Аңа актив рәвештә кушылырга мөрәҗәгать итү, ни аяныч, нибары хәзерге абунәчеләребезгә-гәҗит алдыручыларыбызга гына барып җитәчәк. Шуңа күрә, мин гәҗитне укыган һәркемгә “Тәтеш таңнары”/“Авангард” гәҗитләрен яздырырга өндәп күршеләренә, танышларына, һич югы район гәҗитен әлегә кадәр яздырмаган тагын бер кешегә, тапшырырга тәкъдим итәм. Күз алдына китерәсезме, әгәр безнең һәркайсыбыз һич югында берне, яңа кешене, җәлеп итә алса, район гәҗитен укучылар никадәрле булыр иде?! Эшлибезме шулай? Әгәр гәҗитне югалтсак, зар белдерәчәкбез, гаеплене эзләячәкбез. Ә аның язмышы күпчелек бездән, укучылардан тора. Яздырыгыз, дуслар.
Расих Шагаев, Олы Тархан        

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев