Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Равил Бускин үзенең якташлары турындагы хәрби мәгълүматларны җыю белән 20 елдан күбрәк шөгыльләнә

Равил Бускин – 40 еллык педагогия стажы булган Олы Тархан урта мәктәбе укытучысы, тормыш иминлеге нигезләрен укыта, һәм аның тарафыннан балаларга патриотик тәрбия бирү буенча бай тәҗрибә тупланган.

(Тәтеш, 12 май, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина). Олы Тархан авылында яшәү­че өчен Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугышчы-интернационалчылар, үзләренең хәрби бурычларын үтәгән һәр кеше турындагы истәлекләрне саклаудагы хезмәт тормыш максатына әйләнгән. 

Равил Бускин – 40 еллык педагогия стажы булган Олы Тархан урта мәктәбе укытучысы, тормыш иминлеге нигезләрен укыта, һәм аның тарафыннан балаларга патриотик тәрбия бирү буенча бай тәҗрибә тупланган. Күңел халәте белән ул – тарихчы, танк училищеларында запастагы офицерлар курсын узган, шуңа күрә аңа хәрби тематика якын. Равил Якуп улы үзенең якташлары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар турындагы мәгълүматларны җыю белән 2000 елдан бирле шөгыльләнә башлаган. Шушы вакыт эчендә ул фронтовик-авылдашлары хакында бәяләп бетергесез материаллар туплаган. 

– Ни аяныч, авылда сугышта катнашучылардан исән кешеләр калмады да инде. Шулай да үзләренең әтиләренең хатирәләре белән уртаклаша алырлык балалары бар, алар җитди документаль материалларны шактый тулыландыра алалар, – дип фикер йөртә Равил Якуп улы.  – Безгә алар белән очрашу оештырырга насыйп булды, 70кә якын кеше җыелды, алар гаилә тарихлары турында сөйләделәр.

Бер үк вакытта сугышчы-интернационалчылар белән дә эш алып барылган. Тыныч вакытта хәрби бурычларын үтәгән ир-егетләр дә игътибардан читтә калмаган. Укучылар мәктәпнең Кораллы Көчләр сафында хезмәт итүче һәрбер чыгарылышына стена газетасын традицион рәвештә багышлыйлар һәм ата-аналарын чакыралар, аларга Рәхмәт хатлары тапшыралар, алар өчен концерт куялар.   

– Яшь буынны, Ватанга хезмәт итәргә әзер булган патриотларны һәм гражданнарны тәрбияләр өчен төгәл дәлилләр булу бик мөһим, – дип ассызыклый педагог.
Равил Якуп улының хезмәте акрынлап киң күләм алган, ул барлык мәгълүматларны тәртипкә салган. Авылда барлыгы ничә Кызыл Армия солдаты һәм офицеры барлыгын, Кызыл Йолдыз Ордены белән бүләкләнүен, Сталинград янында һәм Берлинны штурмлауда ничә сугышчы катнашуын ачыклаган. Күп исемнәрне барлаган һәм элегрәк билгесез булган кешеләр язмышы, бабаларыбызның батырлыгы һәм каһарманлыгы турында белгән. Хәрби операцияләр, батырлыклар, хәрби бүләкләр, фоторәсемнәр, гаилә тарихлары һәм башка материаллар турындагы документлар урнаштырылган 5 китапны үзенең шәхси акчасына бастырган. Чираттагы җыентыгын типографиядә бас­тыруга әзерлек бара, тагын бер китап өчен материаллар җыела. 

Утлы еллар турындагы ту­лы бер тарихка керми калу­чыларның язмышлары әлегә кадәр өлешчә яки тулысынча билгеле булмау­чылар бар әле, шуңа күрә, вакытны кулдан ычкындырмыйча, һәрбер авылда, һәрбер гаи­ләдә тикшеренү эшләре белән шөгыльләнергә кирәк, дип саный эзтабар. Бу иң күп сандагы фронтовикларны мәңгеләштереп калу өчен кирәк.

– Бер зур теләгем бар, мондый эш бөтен җирдә алып барыл­сын иде, – ди Равил Якуп улы. –  Өйләренә исән кайтучылар, һәлак булучылар, хәбәрсез югалучылар турында җитеп бетмә­гән мәгълүматларны бары тик уртак көч белән генә ачыклап бу­ла. Аларның исемнәре һәм тарихлары билгесез булып калмасын, алар онытылмасын иде. Без үз батырларыбызны хәтерләгәндә, без  җиңелмәячәкбез.
фотоны Равил Бускин  тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев