Район башлыгыннан мастер-класс
Богдашкинолылар авылларының ничек яшәвенә битараф түгелләр.
Район башлыгы һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән очрашуга хезмәт ветераннары да, эш кешеләре дә килгән иде. Җирлек башлыгы Валерий Угаров башкарылган эшләр турында отчет ясады. Богдашкинолылар проблемаларны җентекләп тикшерделәр. Булган сулыкларны чистарту, урамнарны яктыртуны яхшырту, юлларны кардан чистарту буенча тәкъдимнәр керде. Җирлек башлыгы үзе авылдагы бердәнбер суэтем башнясының искерүен, су үткәргечләрнең тузуын билгеләп үтте.
Сыер савучыларны оныттылар
Авыл халкына әлегә "Тетюшское" УПХ эшендәге үзгәрешләр күренми, бугай. Ә бит УПХ җитәкчелеге коры, чиста ашлык биргән, пай җирләре өчен дә түләгән. Биредә аның өчен түләү районда иң зурысы - гектарга 500 сум, ә быелга 600 сум итеп билгеләнгән. Ә менә терлекчеләрнең үпкәләүләре урынлы. 2011 елда янып киткән терлекчеләр йорты белән бергә мәдәният, мәктәп хезмәткәрләре, җирлек хакимиятенең дә аларга карата игътибарлары сүнгән. Ә бит аларны мәдәният йортына чакырып, эшләренә йомгак ясарга һәм бәйрәм оештырырга була.
"Тетюшское" УПХ директоры Юрий Жугарев алар өчен бөтен шартлар тудырылачак дип вәгъдә ите, өстәвенә Богдашкинода мөгезле эре терлекләр симертү базасы булачак.
Очрашуда полиция участковые, мәктәп директоры, авыл мәдәният йорты директорлары отчетлары да тыңланды. Биредә район башлыгы Валерий Чершинцев игътибарны аларның халык белән бердәм эшләүләренең ничек куелышына, сәламәт яшәү рәвешенең ничек пропагандалануына юнәлтте.
Участковый Илшат Нагуманов әйтүенчә, Богдашкинода, аның карамагындагы башка авыллар белән чагыштырганда, алкоголь кулланучылар күп. Мәдәният хезмәткәрләренә дә эшләр җитәрлек: авылда ансамбль дә, театр да, хор да юк.
Газетабызда урюмлыларның хоккейда богдашкинолыларны 22:1 исәбе белән җиңүләре турындагы хәбәргә дә авыл халкының хәтере калган. "Оят", - дигән тавыш яңгырады залдан. Район "Аҗаган"ында безнең укучыларыбыз үзләрен уңайсыз хис итәләр, - дип сүзгә кушылдылар, - барсының да формалары бер дигән, ә безнекеләрнең..."
Шәхси үрнәк белән
"Бүген укытучы хезмәте дәрәҗәле була бара, - диде Валерий Чершинцев, - алар авылда бөтен эшләрне дә оештыручылар булырга тиешләр. Ни өчен спортзал атнага 3 тапкыр гына ачыла, ә авыл яшьләре өчен көн дә эшләми. Аркылы борыста кемнәр күтәрелә? - дип сорады ул, җайланмага күрсәтеп. Күтәрелә аласыңмы? - бу сорау физкультура укытучысы Евгений Косовка юлланды. Авылдашлары алкышлавы астында ул 20 тапкыр күтәрелде. Костюмын салып, Валерий Сергеевич та аркылы борыска таба юнәлде һәм... җиңел генә укытучы нәтиҗәсен кабатлады.
Шәхси үрнәк белән, диде ул, кешеләрне үз артыңнан ияртергә кирәк. Барыбызга да күмәкләп спорт белән шөгыльләнер, актив яшәү рәвеше алып барыр һәм районда демографик хәлне яхшыртыр чак җитте. Җирлек башлыгына, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләренә "Аккош, кысла һәм чуртан" мәсәлендәге кебек түгел, ә бергәләшеп эшләргә кирәк, шунда гына нәтиҗә булачак. Ә эшне башлап җибәрү өчен мәдәният йортына музыкаль үзәк бүләк итте.
Матур киләчәк күзаллана
Очрашуда катнашучылар Валерий Чершинцевның агымдагы елга районның социаль-икъдисади үсеш планнары турындагы хәбәрен кызыксынып тыңладылар. Элекке Питомникта җиләк-җимеш үстереләчәк, Пролей-Каша янәшәсендә туристлык комплексы төзелеше башланачак, Олы Тарханда минераль су тутыру цехын ачып җибәрү планлаштырыла, 200 эш урыны булган Жуково заводының эшли башлавы белән дә матур киләчәк күзаллана. Быел шәһәрдә морг салуга керешәчәкләр, балалар бакчасы төзеләчәк, юллар, тротуарлар салу дәвам иттереләчәк.
Күп кенә мәсьәләләр, шул исәптән әлеге очрашуда яңгыраганнары да, җирле дәрәҗәдә хәл ителәләр, диде соңыннан Валерий Сергеевич. Һәм биредә иң мөһиме - җирлек башлыгының активлыгы, аның проблемаларны чишү юлларын таба һәм халыкны игелекле эшләргә оештыра белүе. Ә район җитәкчелеге һәркемгә ярдәм итәргә әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев