Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район тормышы: саннар һәм фактлар

Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Чершинцев актив киңәшмәсе үткәрде.

Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Тегулев атналык оператив хәл турында хәбәр итеп, районда 6 юл-транспорт вакыйгасы булуын, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозуның - 52, законсыз субсидия алуның - 3, янгын чыгуның 3 очрагы теркәлүен, балигъ булмаганнарга тәмәке саткан өчен 2 сатучының җавапка тартылуын, 22 сәгатьтән соң 7 үсмернең, законны бозып, авыл мәдәният йортында булуын әйтеп үтте.

Райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Гасимов кышкы каникуллар һәм бәйрәм көннәрендәге чараларга йомгак ясады. Клубларда 113 чара оештырылган, 235 укучы шәһәрдәге 1нче һәм 2нче урта мәктәпләр каршындагы лагерьларда вакытларын файдалы итеп уздырганнар, 20 бала "Зөя"дә ял иткән, 391 кеше музейда булган. Хоккей турниры, шашка-шахмат һәм ирек­ле көрәш ярышлары үткәрелгән. Спортны, ту­ризмны җәелдерү, культуралы ял мәсьәләләре буенча тәҗрибә алмашу максатында район делегациясе шушы көннәрдә Алабугада булып кайткан. Килешү буенча 22 февральдә алабугалылар Тәтешкә концерт белән киләчәкләр.

Райбашкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Дианова эшлекле дүшәмбедә узган ел районда гражданлык актларын дәүләт теркәве турында йомгак­лау хәбәре белән чыкты.

Районда авыл җирлек­лә­ре башлыкларының отчетлары дәвам итә, район башкарма комитеты җитәкчесе спорт-сәламәтләндерү комплексы төзелешендә көн саен планерка үткәрә, маллар кышлату, язгы кыр эшләренә әзерләнү, капиталь ремонт, тораклар төзелеше һәм башка мәсь­әләләр контрольдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: цифры и факты