Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район бәйрәме авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате эшчәннәренә багышланды

Узган атна пәнҗешәмбесендә шәһәребездә бер таңнан икенчесенә кадәр, алсыз-ялсыз һәм отпускларсыз җирдә хезмәт итүчеләрне, икмәк һәм яшелчә үстерүчеләрне, өстәлләребезне сөт, ит һәм башка ризыклар белән тәэмин итүчеләрне котладылар.

"Барс" спорт-сәламәтләндерү комплексы залында беренче тапкыр бәйрәм өстәле әзерләнде. "Әйтерсең лә без Кремльдә", - диде соклануын белдереп, бәйрәмгә килүчеләрнең берсе. Чынлап та тирә-як искитмәле - мәрмәр колонналар, бинаның үтә күренмәле гөмбәзе, бизәлеш, чәчәкләр, музыка - барсы да вакыйганың тантаналы булуын искәртеп тора. Берсеннән-берсе чибәр, матур итеп киенгән безнең репортажларыбыз геройлары үзләренә карата район җитәкчелегенең игътибарыннан азрак каушап та калдылар.

"Икмәк үстерүчеләргә дан һәм хөрмәт!" - программаны алып баручылар Рәмис Гарипов һәм Мария Ложкиналар тантананы шулай башлап җибәрделәр. - Тәтеш ягы искиткеч - иксез-чиксез киңлекләр, басу-кырлар, чәчәкле болыннар...

Шуннан соң сүз район башлыгы Рәмис Сафиулловка бирелде. "Бүген район агросәнәгать комплексына 19 авыл хуҗалыгы предприятиесе, "Тәтеш агрохимсервис", 24 крестьян-фермерлык хуҗалыгы, шәхси хуҗалыклар керә, аларда туган җирләренең чын хуҗалары эшлиләр, аларның хезмәт сөючәнлекләре, тырышлыклары нәтиҗәсендә авыр, әмма тормышны яхшырту хакына ышанычлы адымнар ясала, - диде Рәмис Хатыйп улы. - Бүген безнең бәйрәм. Уңган-булган, гади һәм зирәк кешеләр бәйрәме".

Район башлыгы котлавына ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары Идарәсе начальнигы урынбасары Валерий Аксанов та кушылды. "Район эшчәннәре - алар грамоталы, үз эшләренең бөтен нечкәлекләрен белүче, һөнәрләре буенча бай гамәли эш тәҗрибәсенә ия белгечләр", - диде башкала кунагы, "Колос" агрофирмасы" ҖЧҖ баш агрономы Әсфан Йосыповка һәм Россельхозцентр фитопатологиясенең әйдәп баручы агрономы Чулпан Шәйдулловага Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Рәхмәтен тапшырып. Республика транспорт комплексына квалификацияле белгечләр әзерләүгә зур өлеш керткәне өчен автомәктәп начальнигы Зиннур Габдуллин Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтенә лаек булды. "Новая заря" ҖЧҖның машина белән саву операторы Флера Әхмәтова һәм механизаторлардан Ришат Йосыпов ("Колос" ҖЧҖ) һәм Евгений Маврин ("Содружество" ҖЧҖ) ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

"Татарстан" агрофирмасы" җитәкчесе Фәнил Ибраһимов ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатына лаек булды. Озак еллар намуслы эшләгәннәре һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән шәхси өлешләре өчен "Парадиз" ҖЧҖ баш агрономы Михаил Матвеевка, механизаторлардан Илдус Рәхмәтуллинга ("Новая заря") һәм Виталий Горлановка ("Содружество") тантаналы шартларда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. Баш зоотехник Илшат Гобәев ("Яңа юл") һәм механизатор Валерий Туганов ("Родина") ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Рәхмәтен алдылар.

Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй.

Шуннан соң хезмәт алдынгыларын тантаналы бүләкләүләр башланды. Йөздән артык авыл эшчәне Тәтеш муниципаль районының Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына, акчалата премияләргә лаек булды. Гомерләрен җиңел булмаган, әмма игелекле кресть­ян хезмәтенә багышлаган кешеләр адресына бик күп рәхмәт һәм мактау сүзләре яңгырады.

Районның элекке башлыгы Валерий Чершинцев, ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, ТР авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре, авыл хуҗалыгы техникумы директоры Марат Фазлыев, ТР "Сортсемовощ" генераль директоры, Казанда Тәтеш якташлыгы рәисе Харис Камалиев, якташыбыз - ТР дәүләт техник күзәтчелеге Идарәсе начальнигы Радик Зыятдинов һәм башка мәртәбәле кунаклар авыл эшчәннәрен бәйрәм белән котлап, һәркемгә сәламәтлек, җитешлек һәм эшләрендә уңышлар теләделәр. "Русская душа", "Мерчен", "Умарина" иҗат коллективлары, "Мелодия" дуэты һәм район җырчылары Сергей Ерастов, Алсинә Фәйзуллина, Руслан Сәфәров, Эльвина Гайнуллина, Александра Жирова, Назил Мингалиев, Диана Исмәгыйлевалар, бөек Россия көч ала торган саф сулы чишмәләр турында җырлап, бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәделәр.

"Җирдә эшләү зур тырышлык, булган көчләрдән һәм мөмкинлекләрдән ху­­җаларча файдалануны, югары нәтиҗәләргә ирешүне таләп итә, - дип басым ясады район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Евгений Курков. - Киләчәктә дә игелекле уй-максатларыбызның тормышка ашачагына ышанып яшик. Барыгыз да сәламәт, бәхетле, көр күңелле булыгыз. Һәм шушы җирдә хезмәт куеп гомер итегез!"

Рәсемдә: "Авангард" ҖЧҖ җитәкчесе Виктор Абрамов (сулда) һәм "Колос" агрофирмасы" ҖЧҖ генераль директоры вазифасын башкаручы Әсфан Йосыпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев