Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район диңгезчеләре бергә җыелды

Тәтештә якшәмбе көнне Хәрби-диңгез флотына багышланган “Россия хәрби флот белән горурлана” дип исемләнгән тантаналы ­митинг булды.

(Тәтеш, 3 август, “Тәтеш таңнары”). 

Районның флот ветераннары Дан Монументы янына тантаналы чарага җыелды. Тулы бер гаиләләре белән килүчеләр бар иде. Районның запастагы диңгезчеләр Советы рәисе, районның мәдәният бүлеге начальнигы Юрий Сиякинның: “Әләмгә һәм гюйска (автор искәрмәсе: гюйс – хәрби ко­рабльнең алгы әләме) тигез­ләнеп басарга!” – дигән сүзләре яңгырады, су асты көймәсе диңгезчесе Андрей Сурков традиция буенча быргы кычкыртты. 
Район башлыгы урынбасары Евгений Курков хәрби-диңгез флоты ветераннарын котлады. Ул әлеге бәйрәм – Ватанны саклаучыларның барысына да хөрмәт белдерү, хәрби-диңгез флоты истәлекләрен кадерләүчеләрнең һәм данлы традицияләрен бәяләүчеләрнең, илебезнең якты киләчәгенә ышанучыларның бәйрәме, дип билгеләп үтте.  

– Флот тарихы – диңгез генә түгел, шулай ук Россиянең дәүләт даны елъязмасы да, ул халыкның көч-кодрәтен дә, аның күп кырлы талантын, зур көчен дә күрсәтә, – дип ассызык­лады үзенең чыгышында Евгений Гаврилович. – Тәтеш районында яшәүчеләр арасында үзләренең гомер юлын үткәндә һәм хәзерге вакытта диңгез флоты белән бәйләүчеләр аз түгел.

Районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин диң­гезчеләргә изге теләкләр бел­дерелгән чыгыш ясады. 

Митинг ахырында бер минут тынлык игълан ителде һәм Мәңгелек утка чәчәкләр ­салдылар. 
– Иң мөһиме – балалар ватан­пәрвәрләр булып үссен өчен, истәлек эстафетасын үсеп килүче буынга тапшыру. Митингка балалары, оныклары белән килүләре шатландыра. Мин үзем 1984 елдан 1987 елга кадәр Төньякта, Көнбатыш Лица бухтасында атом су асты көймәсендә хезмәт иттем. Төп пункт Мурмански өлкәсендә урнашкан иде, – дип уртаклашты Богдашкино авылында яшәүче Владимир Майоров. – Бик әйбәт вакытлар иде, никадәрле яңа әйберләр белдем, никадәр дуслар таптым. Мин кигән майка, бескозырка – болар минем армиядә хезмәт иткән чактагылар. Истәлек буларак, кадерләп саклыйм. Диңгездә хезмәт итү җиңелләрдән булмаса да һәм холыкка ныклыкны сынаса да, диңгезне ярату гомер буена кала. 

Диңгезчеләр әләмнәр белән бизәлгән машиналарда көчле кычкыртып шәһәр урамнары буйлап уздылар.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев