Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Район газетасына язылдыгызмы?

    Гөлсинә Хөсниева, Үтәмеш: "Кемгә ничектер, ә миңа "Тәтеш таңнары"ннан башка нидер җитми кебек. Атнага ике тапкыр килүен гаиләбез белән көтеп алабыз. Авылдашларыбыз, мәктәп тормышы, бигрәк тә хезмәт алдынгылары, сала кешеләре турындагы язмалар күңелгә хуш килә. Шулай ук алдынгы хуҗалыкларның уңышларына сок­ланабыз һәм ничек эшләүләре белән кызыксынып яшибез. Газетадагы бер мәкаләне...

    Гөлсинә Хөсниева, Үтәмеш:
    "Кемгә ничектер, ә миңа "Тәтеш таңнары"ннан башка нидер җитми кебек. Атнага ике тапкыр килүен гаиләбез белән көтеп алабыз. Авылдашларыбыз, мәктәп тормышы, бигрәк тә хезмәт алдынгылары, сала кешеләре турындагы язмалар күңелгә хуш килә. Шулай ук алдынгы хуҗалыкларның уңышларына сок­ланабыз һәм ничек эшләүләре белән кызыксынып яшибез. Газетадагы бер мәкаләне дә укымыйча калдырмыйбыз. Район тормышындагы барлык яңалык­ларны, андагы үзгәрешләрне белеп торабыз. Төрле тармакларны яктыртканыгыз өчен рәхмәт.
    Заманалар үзгәреп торганлыктан, газеталарның да бәяләре еш күтәрелә башлады. Бу, билгеле, подпис­кага да тәэсир итәдер. Ә без, шулай булса да, район газетасыннан аерылмыйбыз. Ул яшәсен һәм киләчәктә дә безне киң кырлы язмалары белән сөендереп торсын".
    Нурдидә Кадыйрова, Байраш:
    "Район газетасына ташлама бар дигән игъланны укыгач, бернигә карамый, язылып та кайттым. "Тәтеш таңнары" шәхсән миңа бик тә ошый. Озак еллар гомер итүче матур гаилә парлары, авыллар һәм Тәтеш тормышы турындагы язмаларны, беренче биттәге яңалыкларны бигрәк тә яратып укыйм. Район тормышын яктыртып баручы татар газетасының озын гомерле булуын телисе килә.
    Гади авыл эшчәннәре өчен бәясе кыйммәтрәк билгеле. Шулай да бер уңайлы ягы бар, аңа бүгенгесе көндә бер яисә өч айга бүлеп язылырга мөмкин. Милләттәшләремә һәм авылдашларыма вакытында язылып, үзебез яшәгән төбәктәге хәбәрләрне, анда барган үзгәрешләрне белеп, район хәлләре белән кызыксынып яшик дигән теләктә калам".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: