Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район гәҗите нәрсә турында язган

"Авангард", №5, 12 гыйнвар, 1974 ел

Район колхозларында төзелешнең хуҗалыкчыл алымы торган саен күбрәк колач ала бара. Узган 1973 елда әлеге ысул белән төрле әһәмияттәге күп кенә нык яңа биналар төзелде.
Чуаш Чурапанындагы яшьләр хәзер ял вакытларын яңа клубта үткәрәләр.
Олы Бисәр авылы үзешчән сәнгатьтә катнашучыларына да шөгыльләнер өчен урын бар. Яңа мәдәният йорты алар карамагында. Ә авыл сабыйларын балалар бакчасы кунакчыл кабул итте.
Чинчуринода 320 урынлы мәктәп файдалануга тапшырылды, Олы Тарханда китапханә бинасы корылды, Алабирдедә колхоз идарәсе һәм авыл Советы административ бинасы төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев