Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Район мәдәният йортында Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган чара узды

    Бу көн - илебез тарихының фаҗигале сәхифәсен тагын бер тапкыр искә төшерә. Меңләгән кеше репрессияләргә дучар булган, бер нигезсез җинаятьтә гаепләнгән. Беришләрен төзәтү-хезмәт лагерь­ларына, сөргеннәргә, махсус урыннарга озатканнар, икенчеләренең бөтенләй гомерләрен өзгәннәр. Репрессиягә эләккән гаилә әгъзалары да җәбер-золымнарга дучар булганнар. "Халык дошманы" дигән кара исемне гаепсез кешеләргә, шул исәптән балаларга...

    - Шул еракта калган елларда җиңүләр дә, кайгылы көннәр дә булган, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы урынбасары Илдар Фәткуллов.. - Без үз тарихыбызны белергә һәм хәтерләргә тиеш. Реп­рессия бөтен Советлар Союзына, аерым алганда, безнең районга да кагылган. Авыр елларда сынмаганыгыз өчен рәхмәт.

    Бу көнне җыелган өлкәннәр, чәй өстәле артында, узган еллар турында сөйләштеләр. Башларыннан үткәннәр хакында сүз чыккан саен, күзләрендә яшь бөртекләре җемелдәде. Бәла аларның гаилә­ләренә төрле вакытта һәм төрле шартларда ишек кага, әмма барсының да нәтиҗәсе бер: "халык дошманы" тамгасы.

    Катнашучыларның берсе Эльза Әмирова әрнеп болай диде: "Без менә янә сезнең белән очраштык, тик элекке составта түгел. Ел саен кими барабыз". Бүгенге көндә безнең районда 33 сәяси репрессия корбаны яши. Әңгәмә вакытында сәяси репрессияләр корбаннарына һәйкәл кую турында да сүз булды. Әлегә андый һәйкәл Валентин Запасов инициативасы буенча Олы Шәмәктә генә бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: