Район “Сельхозтехника”сы елъязмасы (башы бар)
Район “Сельхозтехника”сының производство биналарының күпчелеге һәм андагы хезмәткәрләр өчен тораклар 80нче еллар башында төзелгән.
(Тәтеш, 20 август, "Тәтеш таңнары", Елена Викторова). “Татсельхозтехника” җитәкчелеге тарафыннан хуҗалыкларга машина-трактор паркларын ныгытуга ярдәм күрсәтү һәм бер үк вакытта үзләренең хезмәткәрләре өчен яшелчә үстерү өчен ярдәмче хуҗалыклар булдыру белән шөгыльләнергә күрсәтмә бирелгән.
“Партия райкомының беренче секретаре Михаил Офицеров йөкләмәсе буенча безнең монтажниклар бригадасы өч ай эчендә механизаторларның зур үтенече белән Югары Тархандагы трактор паркында җылы гараж төзеде. Район җитәкчелеге йөкләмәсе буенча алты колхозда шундый биналар торгызылды”, – дип сөйли Юрий Мөхәммәтшин. – Шулай ук кайтарылган авыл хуҗалыгы машиналарын кабул итү һәм бушату өчен механикалаштырылган бушату мәйданчыклары төзү, машиналар куя торган ишегалды территорияләрен коймалап алу белән шөгыльләндек. Печән саклау өчен тимер формалар ремонтланды: тимер конструкцияләр тулысынча безнең цехларда эшләнде”.
Аның әйтүенчә, 1000 квадрат метрлы теплица ярдәмче хуҗалыкның беренче объекты булган. Ул республика “Сельхозтехника”сы системасының беренче типлаштырылган теплицасы булган. Үстерелгән яшелчәләр үзләренең ашханәләренә һәм кибетләренә, районның җәмәгать туклануы оешмаларына илтеп тапшырылган. Икенче объект – 60 умарта гаиләсенә исәпләнгән умарталык, аннары – 4000 тавык сыйдырышлы кошчылык фермасы. 1990 елда Ивановка авылы янында 100 баш үгезне симертү өчен тулысынча механикалаштырылган бина төзелгән, аның янәшәсендә балыклар үрчетү өчен плотина ясалган. Әлеге объектларны тәэмин итү өчен авылда эшче кадрларга йортлар төзү планлаштырылган.
“1990 елның октябрендә район Советы башкарма комитетына күчү белән бәйле (моны үз тормышымда иң гафу итә алмаслык ялгышлыгым дип саныйм) әлеге объектларны эшләтеп җибәрә һәм ярдәмче хуҗалык буенча үземнең максатымны башкара алмадым”, – ди Юрий Сәитович.
Дәвамы бар.
фото: Юрий Мөхәммәтшин гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев