Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район “Сельхозтехника”сы елъязмасы. Дәвамы

Тәтеш “Сельхозтехника”сының элекке җитәкчесе Юрий Мөхәммәтшинның хатирәләренә нигезләнеп язылган мәкаләне бастыруны дәвам итәбез.

(Тәтеш, 15 август, "Тәтеш таңнары", Елена Викторова).  Ремонтлау остаханәсе яңар­тып төзекләндерелгәннән соң ремонтлау эшләре күләмен алты тапкырга арттырган.

Остаханәдә иң тузган тракторларны капиталь-торгызу ремонты уздырылган: ел саен 250 тимер ат икенче тормыш алган. Коллектив язгы чәчү һәм урып-җыю эшләре вакытында ашыгыч техник ярдәм ролен үтәгән, ялларда һәм бәйрәм көннәрендә дә эшләгәннәр.
Терлекчелек фермаларын механикалаштыру цехы коллективы утыз кешегә кадәр арткан, ул чакта 1974 елда анда нибары өч эшче хезмәт куйган. “Дүрт мобиль бригада оештырылды, шул исәптән бер хатын-кызларныкы, алар фермаларга турыдан-туры техник ярдәм күрсәтте. Хатын-кызларның слесарьлар бригадасы, нигездә, саву аппаратларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау белән шөгыльләнде. Республика сельхозтехникасы системасында мондый бригада бердәнбер иде”, – дип сөйли Юрий Сәитович.

Техникаларны урып-җыюга әзерләүдә яңа цех – урып-җыю машиналарын ремонтлау буенча депо зур эшләр башкарган. Файдалануга тапшырылганнан соң, беренче кышкы вакытта, 120гә якын ашлык җыю комбайны ­ремонтланган. 

“Татсельхозтехника” күрсәт­мәсе нигезендә ТО тракторлар базасында турыдан-туры кырда техникаларның җимереклеген җайга салуда оператив ярдәм күрсәтү буенча хезмәтләр булдырылган. Хуҗалыкларга хезмәт күрсәтүдә тизлекне арттыру өчен районның барлык хуҗалыклары белән радиодиспетчерлык элем­тәсе хезмәтен оештырганнар. Шулай ук, “Сельхозтехника” каршында азык җыю комбайннары һәм КамАЗ машиналарының ике отряды оештырылган, алар акрын барган хуҗалыкларга азык әзерләүдә ярдәм күрсәткән. “Күпчелек хуҗалыкларның механизаторлык кадрларына кытлык кичерүен исәпкә алып, ике класслы уку ­пункты ачтык: берсендә машина белән саву операторларына укыттылар һәм тракторчылар квали­фикацияләрен күтәрделәр, икенчесендә – шоферлар укыттылар”, – дип искә төшерә Юрий Сәитович. 

Район “Сельхозтехника”сының машина паркында 80нче еллар уртасында төрле билгеләнештәге 150 машина хисапланган.
Дәвамы бар...

Рәсемдә: диспетчер белән шоферлар "Сельхозтехника" паркында. 1980 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев