Күркәм бәйрәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде, шуңа күрә дә аңа озак еллар бергә яшәүче парлар һәм яшь ата-аналар чакырылган.
Андрей Осипов ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Дианова кулыннан кызы Валериянең туу турындагы таныклыгын алганда бераз дулкынланды, әмма бәхеттән балкыды. Моның белән бергә сабый өчен йомшак уенчык та бүләк иттеләр - ул яшь өйләнешүчеләрдән нәниләргә матур истәлек.
Тантанага, әлбәттә, үзләренең нарасыйлары белән әниләр дә ана (гаилә) капиталы сертификаты алырга килде. Район буенча пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Алексей Никоноров әлеге тантаналы көнне 9 сертификат тапшырып, һәркемне матур вакыйга белән тәбрикләде һәм бу акчалардан ничек файдаланырга мөмкин булуын аңлатты. Тәтеш "Автоградбанк" өстәмә офисы начальнигы Инна Гавчева бәйрәмдә катнашучыларга бәхет һәм җитешлек теләде, яшь гаиләләргә бүләкләр тапшырды һәм торак шартларын яхшыртуга кредит килешүләре рәсмиләштерү өчен банкка чакырды.
"Кызыбыз Есениягә ике ай, - дип гаилә шатлыгы белән уртаклашты Юлия Тимарина. - Олы кызларыбыз Аделина һәм Эвелина аны яраталар, кулларыннан да төшермиләр".
- 15 елдан соң бала табу куркытмадымы?
- Есения - мәхәббәт җимеше!
Моның белән барысы да әйтелде.
45 ел иңгә-иң яшәгән - "сапфир" юбилярлар Земфира һәм Сәйдәкрам Дәүләтчаровлар бәхетле парларга карап, яшьлекләрен искә төшергәннәрдер, мөгаен. Башка парлар - Наталья Любавина һәм Юрий Мышевның өйләнешкәненә 35 ел, алар "мәрҗән" туйларын билгеләп үттеләр. Баксаң, бу ике парның мәхәббәте беренче караштан ук кабынган, ә аларның гаиләләрендә иң мөһиме - үзара аңлашу һәм ышаныч.
Алар бер-берләренә карата булган яратуны, тугрылыкны саклаган һәм хөрмәт иткәннәре өчен, бары тик бәхетле мизгелләрне генә санап торган бүләк-сәгатьләр һәм, әлбәттә инде, ак чәчәкләр алдылар.
"Бәхетле булыр өчен бары тик ярату да җитә, бер-берегезне яратыгыз!" - дип теләде бәйрәмне оештыручы Лариса Дианова.
Нет комментариев