Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда – кадрлар үзгәреше

Депутатлар район Советының чираттан тыш XII утырышында кадрлар турында карарлар кабул иттеләр.

Утырыш Татарстан Рес­публикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Рес­публикасы Министрлар Кабинеты һәм Дәүләт Советы Аппаратларының җаваплы хезмәткәрләре катнашында узды.

Тәтеш муниципаль район Советының "Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты турында"­гы карарына (30.12.2011 ел) үзгәрешләр кертелде, нәтиҗәдә аппарат структу­расына тагын бер райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасы кертелде.

Көн тәртибенең икенче мәсьәләсендә депутатлар Тәтеш муниципаль район башлыгы Мөхәррәм Ибәтовның вакытыннан алда вәкаләтен туктатуы турында карар кабул иттеләр. Фәрит Мөхәммәтшин аптырашка калган залдагы киеренкелекне бетереп, әлеге мәсьәләне тикшерү зарурлыгына ачыклык кертте: район башлыгы үз теләге белән китәргә гариза биргән. Район җитәкчесенең агропром, төзелеш, социаль сферадагы эшенә бәя биреп, Фәрит Мөхәммәтшин күп кенә игелекле планнар һәм проектларны тормышка ашырганы өчен Мөхәррәм Мансур улына рәхмәт белдереп, республиканың хакимият структураларында аның эш тәҗрибәсенә ихтыяҗ булачагын билгеләп үтте. Ул үз районы өчен күп эшләр башкарды һәм иң мөһиме - районда төрле милләтләрнең һәм диннәрнең дус, килешеп яшәү­ләрен тәэмин итте, дип билгеләп үтте рес­публика парламенты башлыгы.

Тавыш биргәннән соң депутатлар район башлыгының отставкага китүен кабул иттеләр. Башлык урынбасары Александр Дубровский һәм даими комиссия рәисе Илдар Сөләйманов депутатлар корпусы һәм актив исеменнән Мөхәррәм Мансур улына рәхмәт белдерделәр, ә районның яңа җитәкчесенә район халкы мәнфәгатьләре хакына үтә дә эшлекле, үҗәт, амбицияле булуын һәм Тәтеш оешмаларының күрше районнар структураларына әйләнмәвен теләделәр.

Фәрит Мөхәммәтшин Мөхәррәм Ибәтовка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. Җавап сүзендә Мөхәррәм Мансурович АПК, төзелеш комплексы эшчәннәренә, яшәешне тәэмин итүче хезмәтләргә һәм район халкына үзен аңлаганнары һәм бергәләшеп эшләгәннәре өчен рәхмәт әйтте, тәмамланмаган проектларның тормышка ашачагына ышануын әйтте. Зал аңа рәхмәтен аягүрә басып, озакка сузылган алкышлар белән белдерде.

Әлеге утырышта депутатлар үз теләге белән отставкага китүче Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев үтенечен дә кабул иттеләр. Аның вазифасыннан китүе хокукый техник процедуралар таләбе белән аңлатыла.

Район депутатларына Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп моңарчы Алабуга муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары булып эшләгән, эчке эшләр органнарында 20 еллык стажы һәм муниципаль хакимият органнарында эш тәҗрибәсе булган Чершинцев Валерий Сергеевич (рәсемдә уңда) тәкъдим ителде.

Депутатлар әлеге тәкъдимне бертавыштан кабул иттеләр. Валерий Чершинцев үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде һәм "эшкә килгәндә тырышлыкның җитәрлек" булуын искәртте.

Утырыш Татарстан Рес­публикасы Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс турында карар кабул итү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X