Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда “Безнең ишегалды” проекты буенча эшләр башкарыла

Районыбыз “Безнең ишегалды” дигән яңа программада катнаша, ул торак йортлар янәшәсендәге территорияләрне яңарту һәм төзекләндерүне күз уңында тота.

(Тәтеш, 21 август, "Тәтеш таңнары", Инга Сәфәрова, Александр Мальченко фотосы).  Программаның үзенчәлеге шунда – ишег­алдының күренеше нинди булачагын яшәүчеләр үзләре хәл итә.

Исегезгә төшерәбез, быелның язында ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фиркасе әгъзалары республикада яңа программа – ишегалларын төзекләндерү һәм яңарту турында теләк-тәкъдимнәр белдереп чыгыш ясады. Депутатларның инициативасын ­Татарстан Республикасы ­Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады һәм рес­публиканың төзелеш, архитектура, ТКХ министрлыгы­на “Безнең ишегалды” прог­раммасын әзерләү белән шөгыльләнүне, ә Татарстан де­путатларына – бердәмроссия­леләргә рес­публикада яшәүчеләрдән төгәл тәкъдимнәр җыю максатыннан кешеләр белән ешрак очрашуны йөкләде.

Тәтештә шимбә көнне V чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, КФУ ректоры Илшат Гафуров шундый очрашуларның берсен уздырды. Алар районыбыз башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм РФ Советы әгъзасы Олег Морозов белән бергә шәһәрнең Көньяк микрорайондагы ишегалларында булдылар, анда кешеләр белән территорияләрне төзекләндерү буенча планнар хакында фикер алыштылар. 

Татарстанда 5 ел эчендә (2020-2024 еллар) рес­публиканың барлык шәһәрләре, район үзәкләрендәге күп фатирлы йортларның ишегалларын ремонтлау күз уңында тотыла. 

Шәһәрлеләр үзләренең гозерләрен актив рәвештә җиткерделәр, күчерелмәле планшетларда төзекләндерү планын ясадылар: эскәмияләр һәм чүп салу савытларыннан алып, машиналар өчен тукталыш булдыру буенча иң кулай урынга кадәр. “Безнең ишегалды” программасы бик кирәк. Бездә уңайлы, әлбәттә, чисталыкны булдырабыз, ә безнең яңа тәкъдимнәр тагын да яхшырак булыр дип өметләнәбез”, – дип уртаклашты урта яшьләрдәге тәтешле ханым.

“Микрорайонда барысы да ничек булырга тиешлеге хакында без шәһәрлеләрнең фикерен уртак­лашып җыябыз. Бер төрдәге проектлар булыр­га тиеш түгел, әлеге юнәлештә хәзер эшләр алып барыла, һәм 2020 елдан турыдан-туры яңартып кору башланачак. Дүрт ел эчендә барлык ишегаллары тәртипкә китерелергә тиеш. Ишегалларын төзекләндерү проектларын эшләгән вакытта кешеләрнең барлык гозерләре һәм инициативалары исәпкә алыныр­га тиеш”, – диде Илшат Рәфкать улы проектларны тикшерүгә җыелган тәтешлеләргә.

Татарстанда соңгы 5 елда 1,7 меңнән артык ишегалды ремонтланган. Аларны төзекләндерүгә 5,5 миллиард сум сарыф ителгән.

Аннары әңгәмә район кешеләре җыелган Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында дәвам итте.

“Безнең районда искиткеч кешеләр яши. Без күп нәрсәләр эшләдек. ТР Президенты һәм Хөкүмәте булышлыгы ярдәмендә мәктәпләр, балалар бакчалары, хас­таханә, ФАПлар, мәдәният йортлары төзибез һәм ремонтлыйбыз. Ремонтланган стендка ату мәктәбендә бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышлар уздырабыз, кече һәм урта эшкуарлыкны, туризмны үстерәбез”, – дип билгеләп үтте район башлыгы ­Рәмис Сафиуллов үзенең чыгышында. – Районның 21 торак пунк­тында әле күптән түгел генә яхшы юллар юк иде, соңгы ел эчендә без райондагы 6 торак пунктка вак таш-ком катнашмасы белән юллар ясадык, һәрбер авылга җитешәчәкбез. Безнең район үсемлекчелек буенча республикада алдынгы урында, ­терлекчелекне үстерәбез”. 

Илшат Гафуров гамәлдәге дәүләт программалары хакында сөйләде.

“Барлык дәрәҗәдәге хакимият – федераль, респуб­лика, җирле – бердәм эшли башлаганда, программалар һәм планнар тормышка аша. Чөнки программа бар икән инде, димәк, аны тормышка ашыруга тиешле бюджет та бүлеп бирелә. Без һәркемнең фикерен исәпкә алып, күпчелекнең мәнфәгатен үтибез”, – диде Илшат Рәфкать улы. – Сезнең районда 40 дәүләт программасының күбесе актив тормышка аша, нәтиҗәсе күз алдында – район алгарышлы үсештә”.

Олег Морозов шәһәрдә йөргәннән соң үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.

“Мин Тәтештә күптәннән булганым юк иде, без сезгә режиссер Станислав Говорухин белән килдек, Тәтеш бит – аның балачак шәһәре. Бүген мин шәһәрне танымыйм. Барысын да үз күзләрегез белән күргәнлектән сез моңа күнеккәнсез, чөнки шәһәрне сез көн саен күреп йөрисез. Тәтеш үзгәргән. Шәһәр тагын да гүзәлләнгән, чиста, һәр җирдә асфальт, плитә түшәлгән. Сез илкүләм проектларны тормышка ашыруда катнашасыз. Биредә үсеш барлыгы һәм аның дәвам итүе сөендерә, – дип мөрәҗәгать итте тәтешлеләргә Олег Викторович. – Район башлыгына, депутатларга, биредә яшәүчеләргә бердәмләшеп, фидакарь эшләүләрен телим”. 

Очрашу барышында районда киләчәктә сәламәтлек саклау, мәгариф, эшкуарлык, туризмны үстерү мәсьәләләре каралды, алар буенча теләк-тәкъдимнәр һәм күрсәтмәләр алга таба эшләү планы нигезенә кертеләчәк.
Инга Сәфәрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев