Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар булып узды

Тәтешлеләр һәм шәһәр кунаклары 78 ел элек Ватаныбызны сакларга басучыларны искә алыр һәм алар хөрмәтенә “хәтер шәме” кабызыр өчен 21 июнь кичендә Дан Мемориалы янына килде.

(Тәтеш, 26 июнь, "Тәтеш таңнары", Лина Тихонова, автор фотосы). Тәтешлеләр һәм шәһәр кунаклары 78 ел элек Ватаныбызны сакларга басучыларны искә алыр һәм алар хөрмәтенә “хәтер шәме” кабызыр өчен 21 июнь кичендә Дан Мемориалы янына килде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, болай диде: “Рәхимсез сугышта һәлак булучыларга без батырлыклары, тынычлык яулап алганнары өчен рәхмәт белдерәбез. Алар мәңгегә күңелдә яши!” Җыелучылар һәлак булучыларны Бер минут тынлык белән искә алды, шәмнәр кабыз­ды һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

Дан Монументы янында 22 июньдә узган матәм митингына чал чәчле хезмәт ветераннары, шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре, яшьләр оешмалары активистлары, белем бирү учреждениеләре педагоглары һәм укучылары җыелды. Аларны район башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән аның урынбасары Евгений Курков сәламләде: “Сугыш һәр гаиләгә кагылды, ул башланган көнгә 78 ел узды. Әлеге 1418 көн эчендә Ватанның уллары һәм кызлары нәрсәләргә сәләтле булуларын күрсәтә алдылар. Ватандашларыбыз үзләренең батырлыклары һәм каһарманлыклары белән тынычлыкны саклап калды. Әлеге батырлык турындагы хәтер гасырлар дәвамында яшәсен иде”. Районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин болай диде: “Җиңү яу кырында, тылда да яулап алынды. Рәхмәт. Күгебез һәрвакытта тыныч булсын”.

Льяштә “Ачы хәтер” Бөтенроссия хәрби-патрио­тик акциясе узды. Мәктәпләрдә, гражданнарны яклау көллиятендә укучылар, кадетлар, район оешмалары хезмәткәрләре, тәтешлеләр, авыл кешеләре Бөек Ватан сугышы вакытында оборона корылмаларын төзегәндә Ватанга хезмәт итүдә үз гомерләрен аямаучыларның кабере янына җыелды. 
Күмелгән урыннан махсус “солдат янчыгына” урнаштырылган Тәтеш җирен соңрак Мәскәү өлкәсендәге “Патриот” паркына илтәчәкләр, аны Россия Кораллы көчләренең  төзелеп килүче Төп гыйбадәтханәсенең музей ком­п­лексына тапшырачаклар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев, районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин, Льяш җирлеге башлыгы Ирина Тихонова совет халкының батырлыгын хөрмәтләп чыгыш ясадылар. “Мин бабаларыбызның бөек батырлыгы өчен горурлык хисләре кичерәм. Сугышның һәр йортка үз эзен калдыруы турында барыбызның да үз мисалы һәм үз дәлиле бар. Бу хакта хәтерләргә кирәк”, – диде Тәтештәге 2нче мәктәп укучысы Никита Силюнус.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев