Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Районда төзелүче җиде юлның берсе – Ивановкага алып бара

    Әлеге кечкенә авылда яшәүчеләр язгы-көзге пычракларда үтеп йөри алырлык юл хакында озак хыялландылар. Хәзер биредә эш тулы көчкә бара. Машиналар бер-бер артлы балчык ташыйлар һәм юл өслеген тигезлиләр.

    "Татавтодор" ААҖ Апас филиалы прорабы Андрей Зайцев хәбәр иткәнчә, юлның гомуми озынлыгы 1 километр 65 метр тәшкил итә, ике төшү һәм авыл фельдшерлык-акушерлык пункты ягыннан борылып китү урыны булачак. Биредә 16 эшче (Тәтештән, Апастан, Буадан) хезмәт куя һәм 13 техника җәлеп ителгән. 20 августта, юл булачак урын өслеге алынгач, эшкә керешкәннәр. Шуннан соң ул известь белән ныгытылган, бу туфракның шуышуын булдырмая­чак, вак таш җәелә, моның өчен якынча 2700 тонна, ягъни 180 КамАЗ кирәк булачак. План буенча эш 5 сентябрьгә, әгәр һава торышы комачауламаса, тәмамланачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: